ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Мәдәният

Менделеевскида Туган якны өйрәнү музееның җиденче җыентыгы дөнья күргән

26 ноябрь 2016, 06:00

Муниципалитет вәкилләре, тарихчылар, тарихны укучылар һәм бәяләүчеләр катнашында аны тәкъдир итү булды.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Менделеевскиның Туган якны өйрәнү музееның җиденче җыентыгы дөнья күрде. Муниципалитет вәкилләре, тарихчылар, тарихны укучылар һәм бәяләүчеләр катнашында аны тәкъдир итү булды дип яза mendeleevskyi.ru сайты.

Яңа, күп булмаган тираж белән чыгарылган җыентык шәһәр һәм районның тарихи мизгелләре турында сөйли. Монысында ул Менделеевскиның истәлекле даталарына багышланган: туган якны өйрәнү музее һәм Халык мәшгульлеге үзәгенең – 25, балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына. Россия киносы елында район кинофикациясе системасының барлыкка килү тарихы да менделеевлыларга кызыклы булачак. Җыентык икмәк заводы, шәһәр һәм авыл урамнары турында сөйли, район елъязмасында якты эз калдырган кешеләр турында басмалар белән баетылган.

– Без һәрвакыт туган як тарихын саклау турында сөйлибез. Музей хезмәткәрләре хәбәрче форматында кызыклы фактлар җыеп һәм яктыртып, моңа зур өлеш керттеләр, – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров.

Тәкъдир итү кысаларында балалар сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә системасы җитәкчеләре Алия Абрамова һәм Людмила Красноперова җыелганнарны үз учреждениеләренең тарихы белән таныштырдылар. Әлеге басмалар шәһәр юбилеена багышланган энциклопедиягә керәчәк.

– Теләгән һәркем үзәк китапханәдә “Музей хәбәрчесе” җыентыгы белән таныша ала, – дип билгеләде музей директоры Елена Мещерякова. – Әлеге басма укучыларның күбесен җәлеп итәчәк, бу материаллар белән кызыксынучы яңа кешеләр табылачак. Җыентыкны басмага әзерләүчеләргә рәхмәт белдерәбез, ләкин моның белән генә эш туктамый. Без яңа фикерләр һәм материаллар көтеп калабыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10