ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Путин белән матбугат конференциясе 22 декабрьдә узачак

25 ноябрь 2016, 18:22

Путин белән матбугат конференциясе 22 декабрьдә узачак Россия Президенты белән үткәрелүче традициягә кергән зур матбугат конференциясенә аккредитация башланды.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе аккредитация һәм брифинглар департаменты РФ Президенты Владимир Путин белән узачак матбугат конференциясендә катнашу өчен массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен аккредитацияли башлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

Матбугат конференциясе 22 декабрьдә узачак. Анда катнашу өчен Федераль мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек хезмәтендә теркәлгән Россия массакүләм матбугат чаралары һәм РФ Эчке эшләр министрлыгында аккредитацияләнгән чит ил журналистлары заявка бирергә хокуклы.

Искәртеп үтик, Россия Президенты журналистлар белән традицион рәвештә Яңа ел алдыннан очраша. Узган ел журналистлар белән аралашу өч сәгатьтән артык барды һәм сораулар шактый төрле булды. Анда узып буручы елның төп мәсьәләләреннән алып яңа елга фаразлар һәм планнар күтәрелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр