ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Татарстанның Лаеш районында өч игезәк малай туган

12 ноябрь 2016, 02:16

Татарстанның Лаеш районында өч игезәк малай туган Бәхетле әти-әнине депутатлар исеменнән Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзилә Минбаева тәбрик иткән.

 (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районы Хәерби авылында яшәүче Мөбәрәкшиннарның гаиләсендә өч игезәк туды – Руслан, Ирек һәм Фаил, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.

Гөлназ белән Фәнис Мөбәрәкшиннар 15 ел бергә яши. Гаилә башлыгы Казанның авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, бүгенге көндә “Приволжскгаз” ширкатендә эшли. Шулай ук ул Хәерби авыл җирлеге депутаты булып сайланган. Аның хәләл җефете Казан медицина көллиятендә укыган, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә шәфкать туташы булып хезмәт куйган.

Бәхетле әти-әнине депутатлар исеменнән Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзилә Минбаева тәбрик иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр