ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
“Рубин” Эльмир Нәбиуллинны 6 млн еврога “Спартак” клубына бирергә әзер
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

Дин

Татарстан мөфтие Уфада Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашкан

11 ноябрь 2016, 16:57 , Фото: ДУМ РТ

Татарстан мөфтие Уфада Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашкан Чарада сүз хакимият һәм мөселман дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барган.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга эшлекле сәфәр кыла. Ул Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашкан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чарада сүз хакимият һәм мөселман дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барган. Шулай экстремизм кебек Россия өчен гомуми проблемалар хакында фикер алышканнар.

Бу очрашуның төп темасы: “Мөселманнар арасында экстремизм үсешенә каршы тору һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә мөселман җәмгыятьләренең радикальләшүен кисәтүдә ислам мәгарифе роле” булган.

Әлеге җитди сөйләшүдә мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр