ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Хәвеф-хәтәр

Мәскәүдән Чабаксарга юл тоткан очкыч Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган

11 ноябрь 2016, 09:59

Мәскәүдән Чабаксарга юл тоткан очкыч Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган “ЮТэйр” авикомпаниясенең 68 кеше утырган очкычы Чувашиядә һава шартлары бозылу сәбәпле маршрутын үзгәрткән.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү – Чабаксар маршруты буенча очкан АТР-72 очкычы ашыгыч рәвештә 10 ноябрь кичендә, 23.35 сәгатьтә, Татарстан башкаласына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта төнлә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең Кризислы очракларда идарә итү үзәгенә “Казан” аэропортының диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр килгән.

“ЮТэйр” авикомпаниясенең 68 кеше утырган очкычы Чувашиядә һава шартлары бозылу сәбәпле Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.

Мәгълүм булганча, Казан аэропорты бүген иртән юлларда бик нык бозлавык хасил булганга һава аланын вакытлыча ябып торуын хәбәр итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр