ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Икътисад

Татарстанның “Бизнес-десант”ы башлап Менделеевскига төште

10 ноябрь 2016, 22:20

Татарстанның “Бизнес-десант”ы башлап Менделеевскига төште Чаралар ел ахырына кадәр республиканың һәр муниципаль районында узачак.

(Менделеевск, 10 ноябрь, “Татар-информ”, “Менделеевск яңалыклары”). ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнесны дәүләт яклавы турында чаралар комплексы кысаларында эшмәкәрләр өчен “Бизнес-десант-2016” түләүсез семинарлар сериясен башлады, дип яза mendeleevskyi.ru сайты.

Менделеевск шәһәрендә старт алган “Бизнес-десант” ноябрь-декабрь айларында республиканың һәр муниципаль районында булачак. Муниципалитетның актлар залында тәҗрибәле бизнес-тренерлар менделеевлыларга үз эшеңне ачу һәм аны алып бару мәсьәләләре буенча консультация бирде, базарда позицияне ныгыту, каршылыкларны җиңү, эшмәкәрлек эшчәнлегенең уңайлыклары турында аңлатты. Тәҗрибәле һәм бу эшкә яңа аяк баскан эшмәкәрләр алдында Moscow Business School сертификатлы бизнес-тренеры Дмитрий Долгов һәм ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләренең мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча бүлекнең баш белгече Алина Сәгадиева чыгыш ясады. Алина Сәгадиева республикада кече бизнесны дәүләт яклавының гамәлдәге программалары турында хәбәр итте. Семинарның модераторы булып чыгыш ясаган бизнес-тренер Дмитрий Долгов эшмәкәрләргә найм буенча эшләүгә караганда ачык итеп үз эшеңнең барлык өстенлекләрен күрсәтте, шулай ук кешеләрне эшкә алганда нәтиҗәле әңгәмә үткәрү серләрен ачты, компетенцияләр, маркетинг тикшеренүләрнең мөһимлеге турында сөйләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр