ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Аналитика, күзәтү

Татарча сөйли белмәгән имамнар урыннарын бушатырга тиеш - Рамил Исламов (видео)

9 ноябрь 2016, 18:41

Татарча сөйли белмәгән имамнар урыннарын бушатырга тиеш - Рамил Исламов (видео) "Хозур" нәшрият йортындагы очрашуда татар телендә дини төшенчәләрне язуга кагылышлы проблемаларның сәбәпләре тикшерелде.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген "Хозур" нәшрият йортында "Хәзерге татар телендә дини төшенчәләрне язу һәм авазлары күрсәтү юлларын берләштерү" темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, галим-теолог, бик күп фәнни хезмәтләр авторы, Коръән һәм Сөннәне өйрәнү Үзәге җитәкчесе Фәрит Сәлман, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, тарих фәннәре кандидаты, КФУдагы Татарстан тарихы, археологиясе һәм этнологиясе кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин, филология фәннәре докторы, профессор, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институның текстология бүлеге мөдире Фәрит Яхин һ.б. затлар катнашты.

Түгәрәк өстәл, исеменнән үк күренгәнчә, дини вәгазьләрне татарча сөйләү, хөтбәләрне әйткәндә татар телен куллану, диндә татар теле кулланылышына багышланган иде. Галимнәрнең кайберләре проблемаларны чишү юлларын тәкъдим итте, икенчеләре имамнарның эшчәнлеген тәнкыйтьләде.

“Әгәр Аллаһ теләгән булса, безне бер калыптан яратыр иде”

“Заманасында милләт динне саклап калган иде, хәзер дин милләт саклап калырга тиеш. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга вәгазьләре татар телендә яңгырарга тиеш, дигән карар чыгарганнан соң, моны башка халыклар ничек аңларлар микән кебек сүзләр яңгырады. Коръән Кәримдә:“Әгәр Аллаһы Тәгалә теләгән булса, сезнең барыгызны да бер калыптан булдырган булыр иде”, - диелә. Әмма Аллаһы Тәгалә безне ирләр һәм хатыннар итеп яраткан, халыклар һәм кабиләләр булдырган. Димәк, шул дөньяда яшәгән халыклар арасында татар халкының да үз урыны бар”, - дигән фикер җиткерде Фәрит Сәлман чара башында. Сүз уңаеннан, түгәрәк өстәл дә аның рәислегендә узды.

"Багдадта вәгазь сөйләүченең кылычы бар, безнекендә - таяк"

Фәрит Сәлман әйтүенчә, догалар, хөтбәләр, намазлар гарәпчә булса да, кеше аның мәгънәсен аңларга тырыша. “Татар халкы, башка мөселман халыклары белән чагыштырганда, бер-ике баш өстен тора. Чөнки безнең әби-бабаларыбыз иманга үз теләкләре белән килгән. Шуңа да хәзрәтләребез бүген дә мәчеттә вәгазь сөйләгәндә кулларында таяк тотып торалар, кылыч түгел. Багдадта исә вәгазь сөйләгәүченең кылычы бар”,- диде Коръән һәм Сөннәне өйрәнү Үзәге рәисе.

1920 елда гарәп графикасыннан баш тарту татар халкын милли мирастан аеруга китергән диде ул. Гарәп сүзләрендәге үзгәрешләр барлыкка килү дә әйтелеш һәм язылыштагы аерымлыклардан килеп чыккан, дип саный Фәрит Сәлман.

“Хәзер яшьләрнең рус телендә барган дини форумнарын гына алыйк. Анда нинди генә яңа сүзләр очрамый. Асылда алар фарсы һәм гарәп-фарсы сүзен алып, аңа рус төсмере кертә. Рус теленең дини төшенчәләр сүзлеге дә бик каты калышты. Шул юлга күчәбезме, әллә телебезне саклап калабызмы?” - ди галим-теолог.

Рәшит Минһаҗ: “Мөхәммәдләр бездә миллион”

Түгәрәк өстәлдә катнашкан “Ватаным Татарстан” газеты журналисты Рәшит Минһаҗ фикеренчә, язуда уртак фикергә килергә һәм бер төрле яза башларга кирәк.

“Мисал өчен Мөхәммәд сүзен генә алыйк. Кемдер аны “д” хәрефе белән яза, икенчеләр исә “т” хәрефе куя. Пәйгамбәр бездә бер генә һәм ул “д” хәрефенә тәмамланырга тиеш. Калган Мөхәммәдләр исә бездә миллион. Рәшит исемен дә кемдер “т” белән яза, кемдер “д” белән. Имештер гарәп телендә “д” белән ул. Шулайдыр, әмма Рәшит “т” белән бетә, Фәрит “т” белән бетә. Чөнки татар малае, “т” белән бетәргә тиеш. Гарәп малае булса, “д” белән бетәр иде.

"Пакьласын сине Ходай Тәгалә дөрес түгел!"

“Татар теленең, рус теленең, гарәп теленең үз җөмлә төзелеше бар. Гарәп теленеке белән рус теленеке күпмедер дәрәҗәдә охшаш. Сүз тәртибе бит татар телендә башкачарак. Әйтик, пакьласын сине Ходай Тәгалә, диләр. Беренчедән, Ходай сине пакьласын дияргә кирәк. Икенчедән, пакьласын түгел, сөендерсен. Гомумән, сүзне дә дөрес кулланмыйлар”, - дип белдерде Рәшит Минһхаҗ.

"Иман" рубрикасына бирергә дога табып булмый"

Ул шулай ук татарча мәгънәләре бирелгән дога китапларының булмавын да билгеләп үтте.

“Мин җомга көнне “Иман” сәхифәсен чыгарам. Шунда бирергә дога таба алмый интегәм. Миндә 4-5 дога китабы бар, аларны биреп бетердем”, - дип зарланды журналист. 

Фәрит Сәлман, аңа җавап биреп, әлеге кыенлыкларның сәбәбен белгечләр юклыгы белән бәйләп аңлатты.

“Безнең татар халкы арасында бердәмлек юк. Бу берләшергә теләк булмаудан түгел. Мисал өчен, Казанда татар телен камил белүче күпме тәрҗемәче бар? Эзли башласаң, кеше таба торган түгел. Русча чыккан китапны татарчага тәрҗемә итү өчен үзең утырсаң, күпме вакыт китә. Инглиз теленнән рус теленә тәрҗемә итү, русчадан татарчага тәрҗемә итүгә караганда арзанрак”,- ди Фәрит Сәлман.

“Дини стиль сакланырга тиеш”

Фәрит Яхин билгеләп үткәнчә, дини текстлар, татар телендә язылган очракта да, үз стилен саклап калырга тиеш.

“Бар язу стиле, публицистик стиль, сөйләм стиле. Әгәр дә догаларны публицистик яки әдәби стильгә күчерсәк, ул шулай ук хата булыр иде. Ул дини рухын, дини стилен сакларга тиеш”, - дигән фикердә белгеч.

Аның сүзләренчә, гарәп дөньясында дини белемне бары шул телдә генә бирү өстенлек итә һәм Х гасырга кадәр шулай дәвам итә. Әмма Х гасырда көчле хәрәкәтләр башланып китеп, диннең әле күңелгә дә бәйле икәне исбат ителә башлый. “Үзебезнең мәчетләребездә хөтбәләр, вәгазьләр үз телебездә булырга дигән фикер каршылык тудырырырга тиеш түгел, чөнки бүгенге заман башка. Татарлар яши торган төбәкләрдәге мәчетләрдә вәгазьләр үз телебездә яңгыраса, мин моны татар теленең алга китүе дип бәяләр идем. Әмма үз стилебезне саклау, дин рухын саклау мәсьәләсе килеп баса. Бу дин әһелләре өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә кыенлыклар тудыра”, дип саный Фәрит Яхин.

Рабит Батулла: “Коръән сүзлеген булдыру кирәк”

Язучы, драматург, публицист Рабит Батулла фикеренчә, дини сүзләргә кагылышлы аңлашылмаучанлыкларны бетерү өчен Коръән сүзлеге төзергә кирәк. “Һәрбер сүзне күрсәтергә кирәк", - ди ул.

Мисал итеп ул хәлфә белән хәлифә сүзләрен китерде. Аларны еш бутыйлар диде ул. “Бу дин китапларында да бар. Хәлфә ул укытучы дигән сүз, хәлифә исә Аллаһының хәлифе. Монда бөтенләй икенче мәгънә”, - диде Рабит Батулла.

Рамил Исламов: “Элек сүздә хәрефне алыштыру Югары Совет президиумы карары нигезендә башкарылган

Филология фәннәре докторы Рамил Исламов фикеренчә, әлеге төрлелек җитәкчелек тарафыннан тиешле сәясәт алып барылмау нәтиҗәсендә килеп чыга.

“Элек сүздә бер генә хәрефне алыштырсалар да, бу эш Югары Совет президиумы карары нигезендә генә башкарылган. Карар кабул ителгәннән соң, аны беркем дә үзгәртә алмаган”, - ди галим.

Дини терминнарны бутау проблемасы телдәге чуарлык белән бәйле, дип саный Рамил Исламов: “Орфография һәм орфоэпия дигән төшенчәләр бар. Шуңа да алар гарәптән кергәнме, фарсыданмы, татар теле кануннарына буйсындырылган булырга тиеш. Безнең тел төркеме кыпчак тел төркеменә керә. Анда исә, инде әйтелгәнчә, сүзләр “т” лаштырыла". (Фәрит, Рәшит исеменәре мисалында —Л.Л).

"Тел мәсьәләсе буенча комиссия төзергә кирәк"

Филолог сүзләренчә, бу мәсьәләләр белән шөгыльләнү өчен зур булмаган комиссия төзергә кирәк. “Без монда нинди дә булса карар чыгара алмыйбыз, чөнки Дәүләт терминология комиссиясе бар. Берничә сөйләшүдән соң, шушы тәкъдимнәр белән аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мин матбугатта әлеге проблемалар хакында бер мәкалә дә күргәнем юк. Алар нәрсә көтеп утыралар? Шушы җыелыш булгач кына алар уянып киткәнме?”,- дип тәнкыйтьләде белгеч.

"Татарча сөйли белмәгән имамнар урыннарын татарча белгәннәргә "бушатырга тиеш"

Рамил Исламов татарча сөйли белә торган дин әһелләренең аз булуын да билгеләп үтте. “Иркенләп аһәң алырлык, колак ләззәт кичерерлек итеп тыңларлык, вәгазьләрне сөйләрлек имамнар аз санда. Кызганыч, күбесе русча сөйли. Телевидениегә чыксалар да, ярым русчага күчәләр. Әкренләп шундый шарт куярга кирәк: алар камил рәвештә әдәби татар телендә сөйләргә тиеш. Сөйли белмәгәннәр исә урыннарын сөйли белгәннәргә “бушатырга” тиеш. Мәсьәләне шулай куймасаң, безнең алга китеш булмаячак”, - диде Рамил Исламов.

Фәрит Сәлман: "Татар телен белмәгән кеше мулла булырга тиеш түгел"

Бу фикерләрне Фәрит Сәлман да хуплады. “Элек бабаларыбыз фарсы теле буенча имтихан бирә торган булган. Шул имтиханны биргәннәр генә муллалык эшен алып барган. Безгә дә шул ысулны кулланырга кирәк. Татар телен белмәгән кеше мулла булырга тиеш түгел. Татар икән, Татарстанда икән, татар телен белмәгән кеше мулла була алмый”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр