ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

Казанда узачак "VII Кремль укулары"нда яшьләрне музейларга тарту мәсьәләсе каралачак

9 ноябрь 2016, 09:53 , Фото: kazan-kremlin.ru

Казанда узачак Россия музейчыларын җәлеп итеп оештырылган конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачаклар.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”) 10-11 ноябрьдә Татарстан башкаласында җиденче тапкыр “Кремль укулары” узачак. Музейлар эшчәнлегенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Тула, Ярославль, Саранск, Самара һәм башка шәһәрләрдән музейларның фәнни хезмәткәрләре, галимнәр килә.

Быелгы конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру мәсьәләләре күтәреләчәк. Белгечләр музей һәм музейга йөрүче кеше арасында элемтәләрне ныгыту, яшьләрне музейга җәлеп итү, цифрлы техника заманы өчен кызыклы эшчәнлек алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр