ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Икътисад

2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак

8 ноябрь 2016, 14:20

2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак Инфляция бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк, дип фаразлый РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак. Ул бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк.
Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сүзләренчә, бу күрсәткеч Россия өчен бик түбән.

"Европа дәрәҗәсендә караганда әлеге 5,5 процентны түбән инфляция дип атау сәер яңгырый, әмма Россия өчен ул бик түбән", – ди министр, дип яза "ТАСС".

Сентябрьдә инфляция 0,2 процентны тәшкил иткән. 9 айда бәяләр 4,1 процентка арткан.

Шул ук вакытта киләсе елда студентларның стипендиясен 5,9 процентка арттырачаклар. Якындагы өч елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 12 процентка артырга тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр