ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар

Җәмгыять

Яшел Үзәндә Яңа елга дөньяның җиде могҗизасы пәйда булачак

7 ноябрь 2016, 06:05

Татарстанның Яшел Үзән районында Яңа ел бәйрәменә әзерлек турында уйлана башладылар.

 (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»).  Татарстанның Яшел Үзән районында Яңа ел бәйрәменә әзерлек турында уйлана башладылар. Бәйрәм уңаеннан быел шәһәрдә дөньяның җиде могҗизасы пәйда булыр дип көтелә, дип яза "Зеленодольская правда" газетасы.

Ягъни Россиядә тәүге табигать һәм тарихи-архитектура тыюлыклары барлыкка килүгә 100 ел тулу вакыйгасына багышлап, Яшел Үзәндә җиде урында Яңа ел рухында бизәлгән мәйданнар барлыкка киләчәк. Яшел Үзән аша бик күп туристлар үтеп йөрүен исәпкә алып, шәһәр хакимияте Зөя елгасы ярларын тоташтыручы танылган Романов күпере янында "Яшел Үзән" дигән язу да куярга ниятли.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр