ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Авыл

Татарстанның авыл хуҗалыгы үсеш темплары Россиянекеннән ике тапкырга артык

6 ноябрь 2016, 15:38

Татарстанның авыл хуҗалыгы үсеш темплары Россиянекеннән ике тапкырга артык Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме ел башыннан 6,5 процентка үскән, Россия буенча әлеге күрсәткеч уртача 3,6 процентны тәшкил итә.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ») Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме ел башыннан 6,5 процентка үскән. Россия буенча әлеге күрсәткеч уртача 3,6 процентны тәшкил итә.

Быел республиканың аграр сәнәгать комплексындагы үзгәрешләр турында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә нигезләнеп, "Агробук" фермерлар һәм агробизнес вәкилләренең һөнәри челтәре хәбәр итә.

Министр Татарстанда барлык категориядәге хуҗалыклар эшләп чыгарган авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 184,2 миллиард сумны тәшкил итүен искәртә. Үткән 9 айда җитештерү индексы - 106,5 процент булган. Ел азагына министрлык үткән елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 105,2 процентка үсеш фаразлый. Бу да Россия буенча уртача күрсәткечтән барыбер югарырак булачак (Россия буенча уртача күрсәткеч 3,2 процент күләмендә фаразлана).

Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы үсешенә быел бодай уңышының югары булуы (1,3 тапкырга артыграк), шикәр чөгендере (14 процентка), ит (3,7 процентка) һәм сөт (1,3 процентка) җитештерүләре артуы йогынты ясаган.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең табышы 8 процентка арткан, декабрь азагына кадәр әлеге күрсәткеч ике тапкырга артырга мөмкин. Министрлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел 100 миллиард сум акча эшләр дип фаразлый. Бу - үткән елгыга караганда 17 миллиард сумга күбрәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр