ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында 40 ка якын мәсьәлә каралачак

3 ноябрь 2016, 10:39

Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында 40 ка якын мәсьәлә каралачак Төп мәсьәләләрнең берсе — республиканың киләсе елга бюджет проекты.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышы ачылды. Көн тәртибендә 40 лап мәсьәлә чыгарыла. Аларны бүген парламентның 78 депутаты караячак. Шулай ук чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ведомстволар һәм хакимиятнең төрле органнары вәкилләре, һ.б. рәсми затлар катнаша.

Каралачак мәсьәләләр арасында ТР җәмәгать судьясын сайлау, “Татарстан республикасында азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең аерым чаралары турында”гы 253-5 нче номерлы ТР закон проекты, “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 258-5 нче номерлы закон проекты, “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 282-5 нче номерлы закон проекты һ.б. закон проектлары бар.

Моннан тыш, ТРда музейлар һәм музей эше турында хөкүмәт сәгате уздыру планлаштырыла.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10