ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге эшкуарларын Татарстанга чакырды

2 ноябрь 2016, 18:22 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге эшкуарларын Татарстанга чакырды Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика Камбоджа белән бизнес-элемтәләрне ныгытырга ниятли.

 (Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Камбоджа Корольлеге белән бизнес-элемтәләрне үстерү яклы. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Комбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы узган түгәрәк өстәлдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлегә шушы ике территория арасындагы элемтәләр әллә ни үсеш алмаган. Шул ук вакытта Татарстан җирле базарда танылган. Республикада җитештерелгән “КАМАЗ” автогиганты продукциясе, вертолётлар һәм җиһазлар Камбоджада актив файдаланышта. Рөстәм Миңнеханов: “Пномпеньга минем белән бергә Татарстанның нефть химиясе, суднолар, вертолётлар һәм машиналар төзү өлкәсендәге эре предприятиеләре җитәкчеләре килде, – дип билгеләп үтте. – Бу сәфәребез барышында бизнес-сектор вәкилләре үзара багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар турында сөйләшеп-килешеп куярлар дип өметләнәм”.

Очрашуда Татарстанның сәүдә-икътисади куәте турында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде. Үзләренең предприятиеләре мөмкинлекләре һәм эшләп чыгарыла торган продукцияләре турында исә “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “Казан вертолёт заводы” ГАҖ генераль директоры урынбасары Валерий Пашко, “Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы” АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм “КАМАЗның тышкы сәүдә компаниясе” АҖнең Азия-Тын океан төбәге директоры Рамил Хаҗиев презентация уздырды.

Камбоджа Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге, үз чиратында, тышкы сәүдә элемтәләрен арттыруга һәм чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә әзер булуларын белдерде. Корольлекнең икътисади сәясәте үз бизнесын арттыруга, Камбоджада үз бизнесын үстерергә җыенган чит ил компанияләре өчен уңайлы шартлар тудыруга (салым ташламалары һәм преференцияләр, хезмәткә аз чыгымнар) юнәлтелгән. Дәүләт икътисадының аеруча үсештә булган юнәлешләренең берсе булып текстиль сәнәгате санала. Продукциясе Европа илләренә һәм АКШка чыгарыла. Үсештәге тагын бер юнәлеш – туризм. Корольлекне күрергә ел да 5 миллион тирәсе чит ил кешесе килә. Бу сектор Татарстан инвесторларын кызыксындыра ала, шул исәптән инфраструктурага акча кертү юнәлеше дә, дип саныйлар Камбоджада.

Татарстан Президенты нәтиҗәле аралашу мөмкинлеге биргән шушы очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдереп, Камбоджа бизнес-бергәлеген җавап сәфәре белән Татарстанга чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр