ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстан белән Камбоджага үзара товар әйләнешен арттыру буенча эшләргә кирәк – Миңнеханов

2 ноябрь 2016, 16:10

Татарстан белән Камбоджага үзара товар әйләнешен арттыру буенча эшләргә кирәк – Миңнеханов Татарстан Президенты Камбоджаның җәмәгать эшләре һәм транспорт министры белән очрашты.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш буенча Пномпень шәһәрендә булып, Камбоджа җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге очрашуда шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Ак Барс" холдинг компаниясе” генераль директоры Иван Егоров, Татарстанның башка эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Камбоджа мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Камбоджа белән ике яклы хезмәттәшлек белән кызыксына. Татарстан продукциясе Камбоджа базарына яхшы таныш, диде ул. Узган гасырның 80 нче елларыннан “КАМАЗ” компаниясе бирегә 1,6 меңнән артык автомобилен җибәргән. Казан вертолет заводы Камбоджага 9 вертолет саткан. Моннан тыш, Татарстан аерым төр җиһазлар белән сәүдә итә.

“Үзара товар әйләнешен арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк, - дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты. – Без Камбоджага Татарстан предприятиеләре җитештергән йөк машиналары, вертолётлар, суднолар, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен этәрү яклы. Сез, үз чиратыгызда, үзегезнең текстиль товарларыгызны күбрәк җибәрә аласыз”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының сәнәгый һәм икътисади куәте турында кыскача белешмә китерде. Чыгышында ул нефть суырту һәм нефть химиясе, машиналар һәм суднолар төзү, мәгълүмати технологияләр һәм башка тармакларга аеруча игътибар бирде.

Сун Чантол Рөстәм Миңнехановка илләренә килгән өчен рәхмәт әйтте. Россия белән Камбоджа хезмәттәшлегенең алты дистәдән артык тарихы бар, диде. Министр сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе эшчәнлегенең уңай нәтиҗә бирүен, аның тырышлыгы белән илләр арасындагы багланышларны сизелерлек киңәйтеп булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген Камбоджада инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Уңышлы күренгән күп кенә проектлар бар, шул исәптән транспорт тармагында да, ә аларны тормышка ашыру өчен читтән капитал җәлеп итү кирәк. Шуларның берсе буларак зур һәм кече судноларны торгызу буенча төзекләндерү үзәге булдыру проекты аталды. Әлеге комплекс камбоджалылар арасында гына түгел, Вьетнам, Таиланд, Мьянма, Лаосның суднолар хуҗаларында да ихтыяҗлы, дип белдерде министр Сун Чантол.

Очрашу азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрга мәгълүматы өчен рәхмәт белдерде, биредә әйтелгән тәкъдимнәр профильле белгечләр тарафыннан каралачак, диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10