ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Камбоджага килде

1 ноябрь 2016, 20:29

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Камбоджага килде Республика Президенты Татарстан һәм Камбоджаның эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаячак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Камбоджа Корольлегенә килде.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иртәгә Рөстәм Миңнеханов көннең беренче яртысында илнең эре халыкара туристлык үзәге булган Сиемреап шәһәре белән танышачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Камбоджа башкаласы Пномпень шәһәрендә дә булачак. Биредә Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән Татарстан Президенты ил җитәкчеләре белән рәсми очрашуларда катнашачак.

Шулай итеп, Камбоджа Премьер-министры Хун Сен, Камбоджиның җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол һәм Камбоджи чит илләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры – Россия-Камбоджа дәүләтара сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча комиссия рәистәше Прак Сокхон белән очрашу үтәчәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Камбоджаның эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр