ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Дин

Татарстан мөфтие Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге генераль секретаре белән очрашты

28 октябрь 2016, 14:56 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге генераль секретаре белән очрашты Алар үзара хезмәттәшлек итү юлларын барлады һәм Диния нәзарәте күптән түгел нәшер иткән яңа Коръән хакында фикер алышты.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге генераль секретаре, Төркиянең Бөек милли җыелыш депутаты, доктор Әкмәлетдин Ихсаноглу килде. Хөрмәтле кунак белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек итү юлларын барлады һәм Диния нәзарәте күптән түгел нәшер иткән яңа Коръән хакында фикер алышты. Сөйләшү барышында мөфти хәзрәтләре Әкмәлетдин Ихсаноглуны Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсбәтләрне ныгытуда керткән өлешен билгеләп үтте. Бу хакта дини оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, Әкмәлетдин Ихсаноглу кичә Мәскәүдә рус телендә нәшер ителгән «Исламофобия: от конфронтации к сотрудничеству: предстоящие задачи» китабын тәкъдир итте. Әлеге басманы рус теленә әзерләүдә “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме катнашты.

Сәфәре кысаларында Әкмәлетдин Ихсаноглу Россия ислам институтына да барырга планлаштыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10