ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Инфографика, аналитика

Радиодан яңгыраган җырларның дәүләт телендә булуын мәҗбүр итү кирәкме – фикерләр

24 октябрь 2016, 11:15

Радиодан яңгыраган җырларның дәүләт телендә булуын мәҗбүр итү кирәкме – фикерләр Разил Вәлиев, Марат Бикмуллин, Рәдиф Кашапов, Илшат Вәлиев фикерләре.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Украинада радиостанцияләрдә яңгыраган җырларның 25 проценты һәм эфирның 60 проценты дәүләт телендә яңгырарга тиеш дигән яңа закон кабул ителгән. Закон тулы куәтендә 8 ноябрьдән эшли башлаячак. Әлегә Украина радиостанцияләрендә тест режимы бара. 

Татар эшлеклеләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм АҖҖ “Мәгълүмати системалар” директорлар Советы рәисе Марат Бикмуллин, музыкант, журналист, язучы Рәдиф Кашапов, җырчы Илшат Вәлиев татар телен  үстерүдә радиостанцияләрнең роле турында фикерләре белән уртаклашты.

“Игълан норматив актлар белән ныгытылган булырга тиеш”

“Тел дәүләт теле дип игълан ителгән икән, бу гына бик аз. Аны гамәлгә ашыру өчен шундый норматив актлар кирәк”, - дип аңлатты  Разил Вәлиев.

Депутат әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасы хөкүмәте дә шундый ук эшләр белән шөгыльләнә. “Безнең телләр турындагы законыбыз, дәүләт программасы бар һәм хөкүмәт шул дәүләт телендәге законнарны гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив актлар әзерли”, - диде Разил Вәлиев.

Ул мисал итеп элмә такталарны китерде. Аларда татар теле, рус теле белән язылган язуларның кайсы өстә, кайсы аста, кайсы уңда, кайсы сулда булырга тиешлеге – барысы да исәпкә алына. Дәүләт документларын тутыргандагы тәртипләр, белдерүләрнең татар телендә ничек язылырга тиешлеге дә каралган.

Разил Вәлиев фикеренчә, республикада яшәүче һәр кешегә ике дәүләт телен белгәне һәм эшендә файдаланганы өчен 15 процентка кадәр өстәмә түләү хәл ителмәгән мәсьәлә. “Аның буенча да хөкүмәт карары эшләнелергә тиеш”, - ди Разил Вәлиев.

Закон эшләп китсен өчен норматив актлар кирәк, ди депутат. “Украинада шуны эшләгәннәр икән, димәк, алар бик тә дөрес гамәл кылганнар. Мин аларның эчке эшләренә тыкшына алмыйм, әмма безнең республикада да шушы юнәлештә эш бара”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

“Тел проблемалары бер безнең илдә, республикада гына түгел”

“Мәсәлән, хәтта Франциядә дә тел проблемасын хәл итү өчен шундый охшаш закон кабул иткәннәр. Аларда француз теленең чисталыгы турында закон кабул ителгән. Мәсәлән, күпме фильмнар француз телендә булырга тиеш һәм күпмесе чит ил фильмнары булырга тиеш, хәтта аларга да нормалар куелган. Бу дөньяда кабул ителгән практика. Минем Канадада Квебек провинциясендә булганым бар. Анда француз һәм инглиз телләре дәүләт телләре булып санала. Алар бу өлкәдә бик тә четерекле эш башкаралар. Гомумән, бу эш гаҗәеп катлаулы һәм ул сөйләнеп кен хәл ителә алмый. Аны тормышка ашыру өчен менә шундый документлар, хөкүмәт һәм дәүләт актлары кирәк”, - дип сөйләде Разил Вәлиев.

“Җәмәгатьчелек законга каршы бара алмый”

“Әгәр дә конституциябездә һәм телләр турында законнарыбызда татар һәм рус телләре ике хокуклы дәүләт теле буларак гамәлгә кертелә дип әйткәнбез икән, конституция үтәлергә тиеш.

Бездә радиоларга аерым законнар кабул ителә алмый. Безнең законнар бөтен өлкәләрне дә иңләп ала. Ул радиога да, газетага да, журналга да карый. Әйткәнемчә, җәмәгатьчелектә төрле фикер булырга мөмкин һәм без демократик дәүләттә яшәргә омтылабыз да. Бездә дәүләт теле тигез хокуклы икән, без ике дәүләт телендә дә тигез хокуклар бирергә омтылырга тиеш”, - диде Разил Вәлиев.

“Миллилек – ул уникальлек”

АҖҖ “Мәгълүмати системалар” директорлар Советы рәисе, татар телле "Курай" һәм рус телле "БИМ" радиоларны оештыручы Марат Бикмуллин фикеренчә, җирле массакүләм мәгълүмат чараларының төп бурычы - үз мәдәниятеңне саклау. "Ул туган якның кабатланмас үзенчәлеген бирә. Ә уникальлек һәрвакыт туристларны җәлеп итә. Минемчә, безнең республикада бу яхшы хәл ителмәгән. Бездә 20 дән артык радиостанция һәм шулар 3 се генә татар телле. Ә бит бездә халыкның яртысы диярлек татарлар тәшкил итә”, - дип сөйләде ул.

“Яңалык һәрвакыт фикер каршылыгы тудыра”

Марат Бикмуллин әйтүенчә, Татарстан республикасындагы радиостанцияләрдә татар телендә булырга тиешле җырлар күләме закон белән билгеләнсә, каршы килүчеләр дә булачак. "Мәдәнияттә теләсә кайсы үзгәреш кешеләрдә башта нинди дә булса фикер каршылыгы уята, әмма соңрак кеше моның белән килешә", - диде ул.

“Бюджет белән килешенмәгән карарлар кабул итү – ул ахмаклык”

Украина радиостанцияләрендә тест чоры 2016 елның 8 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Закон тулы куәтенә эшли башлаганның беренче елында радиоларда дәүләт телендә яңгыраган җырлар күләме 25% ким булмаска тиеш. Икенче елдан бу күрсәткеч 30%, өченче елдан 35% тәшкил итәчәк диелгән. Радиода яңгыраган җырларның күләмен арттыру мәсьәләсе Марат Бикмуллин фикеренчә, дәүләтнең бюджеты белән килешенеп эшләнер.

“Һәрбер закон үзеннән соң бюджетка нинди дә булса үзгәреш алып килә. Бюджет белән килешенмәгән карарлар кабул итү – ул ахмаклык. Мин Украина хөкүмәтендә акыллы кешеләр утырадыр дип уйлыйм. Эфирда дәүләт телендә яңгыраган җырларның санын арттыру өчен алар нинди дә булса грантлар, ташламалылы шартлар булдырырлар, концертлар оештыру мөмкинлеген эшләрләр дип уйлый”, - диде ул.

“Бездә андый законнар кабул итү мөмкинлеге юк”

Татарстан Республикасында Федераль законнар җирле законнардан өстенрәк булу сәбәпле, бездә мондый карарлар кабул итү мөмкинлеге юк, ди Марат Бикмуллин, әмма радиостанцияләргә милли мәдәни мирасны саклап калу юнәлешендә эшләгән өчен республика бюджетыннан ярдәм күрсәтелергә мөмкин.

“Безнең “Курай” радиосына да билгеле бер ярдәм күрсәтелә, әмма ул безгә ФМда үз ешлыгыбызны алу өчен җитәрлек түгел. Шулай итеп, без менә 17 ел эшләп киләбез. Без һәрвакыт телне саклап калырга кирәк дип лаф орабыз, әмма ни өчендер радиостанциягә ешлыкны бүлеп чыгаруда федераль радиостанцияләргә өстенлек бирелә”, - дип сөйләде Марат Бикмуллин.

Ешлык алу өчен Курай” радиосы акча да түләргә риза, әмма бу акча белән генә бәйле түгел, ди Бикмуллин. “Ешлык ресурсы чикләнгән, аларга конкурслар да еш булмый. Без бер тапкыр ешлык өчен 3 миллион сум акча тоттык, ләкин аны алу мөмкинлеге безгә түгел, ниндидер башка станцияне оештыруга бирелде. Ул хәзер эшләми дә, ябылды. Ешлык федераль коммерцияле радиостанциягә китте. Ә ул акча татар телендә яхшы программалар ясау өчен тотылырга мөмкин иде. Безгә ярдәм күрсәтелми генә түгел, ә шушы рәвешчә зыян да салына. Шуда күрә гамәлләрнең әйткән сүзләр белән тәңгәл килүен теләр идек”, - диде Марат Бикмуллин.

"Татар җырлары арту - татар теленең кулланышы арту дигән сүз"

Җырчы Илшат Вәлиев мондый карар кабул итү татар теленең куллану ешлыгы артырыр иде дип саный. "Татар теле хәзер артык аз, хәтта ТНВ каналына татарча карыйм дип кергәч, гел русча тапшыруларга тап буласың", - диде ул.

Җырчы Украинада кабул ителгән закон анда яшәгән украинлыларның да, русларның да ихтыяҗларын яктырта, дип уйлый. Ул радиоларда җырлар кытлыгы булмаячак дигән фикердә. "Композиторлар һәрвакыт күп яза. Аларның барысы да эфирга гына эләкми. Татарстанны гына алсак та, күпме җырлар ишетелми, беленми. Бу иң беренче чиратта акчага бәйле", - ди Илшат Вәлиев.

Илшат Вәлиев бу карар Украина музыкасы иҗатына, аның дөнья аренасына чыгуына зыян китермәс дип саный. “Бу гадәт кенә. Без күп кенә җырларны сүз мәгънәләренә төшенми тыңлыйбыз. Музыканың милләтара барьеры юк. Композиция уңышлы булса, аны кайсы телдә - кытай, япон телендә булуына карамастан, барлык илләрдә дә яратып тыңлыячаклар” - диде ул.

“Мондый законнар чыгару – ул мәҗбүри”

Музыкант, журналист, язучы Рәдиф Кашапов та Канададагы Квебек провинциясе тәҗрибәсен искә алды. Биредә радиостанцияләрдә ничә процент җырлар француз телендә булырга тиешлеге торырга тиеш, чөнки Квебекта французлар күп яши.

“Минем анда иҗат итүче танышларым бар. Алар бездәге кебек үк инглизчә сөйләшә, ләкин французча җырлый. Алар үзләренә бу квотаны бик нык булыша, диләр. Минемчә, мондый законнар чыгару – ул мәҗбүридер, чөнки хакимият карарыннан башка аларны тормышка ашырып булмый”, - диде ул.

Украинаның бу законның ни өчен кабул итүен аңлыйм, ди Рәдиф Кашапов. “Аларга үз милләтләрен әйдәп барырга кирәк. Бездә бу хәл башкачарак, чөнки бездә аудитория бар һәм ул күпмедер дәрәҗәдә татар җырына тартыла. Яңа татар музыкасын иҗат итүче буларак, мин радиога яңа җырчыларны чыгару квотасын кертер идем. “Татар”, “Болгар” радиосында мин яраткан җырчылар булса, минем өчен бу бик яхшы булыр иде”, - ди ул.

Музыкант фикеренчә, һәрбер квотаны үзеңә борып эшләргә була. “Бәлки бу ниндидер бер яңа аудитория барлыкка килүгә китерер. Яңа җырчылар украинча җырлый башлар. Украинада яшәп, украинча җырлауда нинди каршылык булырга мөмкин? Минем Украинадагы таныш җырчыларым бар. Аларның күбесе русча җырлый, ләкин һәрберсенең бер булса да, украинча җыры бар”, - дип сөйләде ул.

Ахырда Рәдиф Кашапов татар теленә үзең булышмасаң, ул үзе генә бу хәлдән чыга алмый диде. “Ничә тапкыр татарны кырып караганнар, ләкин һаман да 7-8 миллион халкыбыз бар. Җәмгыять бездә мондый законны кертүгә ничек карар иде, анысын әйтә алмыйм. Без иң элек булган законнарны төгәл үти башларга кирәк. Аннары гына башкаларын уйлап чыгарыйк”, - дигән тәкъдим дә кертте.
 

Белешмә өчен: Беларусьта белорус телен үстерү буенча Дәүләт программасы 1990 елда кабул ителгән. Бу программа буенча 2000 елга белорус теле дәүләт тормышының барлык өлкәләрен иңләп алырга тиеш булган. 1995 елның 14 маенда дәүләт Президенты Александр Лукашенко тәкъдиме белән референдум узган. Рус телен дәүләт теле итеп тану өчен халыкның 83,3 проценты тавыш биргән. 2009 елгы гомуммилли сорау алу нәтиҗәләре буенча Беларусьта рус телендә 72 процент халыкның көнкүрештә рус телен куллануы ачыкланган. Хәзерге вакытта Беларусьта ике дәүләт теле: белорус һәм рус телләре. 

2001 елда Казахстанда кабул ителгән Дәүләт программасы буенча 2010 елга кадәр барлык дәүләт органнары үз эшчәнлген дәүләт теленә күчерегә тиеш була. 2010 елда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев әйтүенчә, дәүләттә рус теле милләтара аралашу теле дәрәҗәсен саклаячак, әмма барлык рәсми документлар казах телендә барачак дип белдергән.  Казахстанда дәүләт теле казах теле. Җирле үзидарә органнарында рәсми рәвештә казах теле һәм рус теле бертөрле иркен кулланыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр