ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Җәмгыять

Римма Ратникова журналистларның хезмәт хакларын арттыру кирәклеге хакында белдерде

19 октябрь 2016, 18:34

Римма Ратникова журналистларның хезмәт хакларын арттыру кирәклеге хакында белдерде Татарстанда иҗат итүче каләм ияләре өчен гонорарлар күләме киләсе елга да артмаячак.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда иҗат итүче каләм ияләре өчен гонорарлар күләме киләсе елга да артмаячак. Республиканың 2017 ел бюджетында әлеге юнәлеш өчен өстәмә түләүләр каралмаган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Әлеге мәсьәлә буенча “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова мөрәҗәгать итте.

“Безнең республикада әдәби басмалар шактый һәм аларның эшчәнлеген коммерцияләштерү мөмкин түгел. Әдәби хезмәт — ул башка хезмәтләр кебек үк, кемнеңдер эше, кереме. Әмма хезмәт хаклары бик түбән. Әлеге басмаларда эшләүче журналистлар да кечкенә хезмәт хакы хисабына яши. Берничә ай тырышып язган хезмәтләрен безгә алып килгән авторлар да 2-3 мең сум күләмендә акча ала”, - диде ул.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев бу уңайдан: “Россия Президентының “Май указлары” гамәлгә ашырыла, әмма иҗат кешеләренә гонорар түләү мәсьәләсе хаман читтә кала бирә. Бу шундый ук хезмәт хакы. Ул бүләк тә, премия дә түгел”, - дигән фикерен җиткерде.

Мәсьәләнең җитдилеген Татарстан Дәүләт советы Рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да билгеләп үтте. “Медиа өлкәсен финанслау - бик әһәмиятле. Мин 12 ел Дәүләт Советында эшлим, әмма бер генә тапкыр индексация булды, анысы да аз гына күләмдә. Минемчә, әдәби-нәфис журналларның гына түгел, барлык редакцияләрнең дә хезмәт хакларын анализларга кирәк. Журналистлар союзы рәисе буларак миңа редакторлар еш мөрәҗәгать итә. Аларны эшләргә мәҗбүр итәләр - бу да дөрес. Әмма, редакциянең соңгы тиеннәрен алсаң, аларның яхшырак эшләргә стимуллары калмый.

Хезмәт хаклары зур булмау сәбәпле, бу өлкәдән югары квалификацияле кешеләр китә. Төп проблема менә шунда. Элек бездә язучылар катлаулы темаларга язалар иде, ә хәзер алар килми, чөнки аларның 3 атна буе әзерләгән материалларына 500 сум түлиләр. Бу да дөрес түгел”,- диде ул.

Разил Вәлиев исә: “Безнең республика бар өлкәдә дә беренче, бу юнәлештә дә беренче булырга тиеш”, - дигән нәтиҗә ясалды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр