ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Икътисад

Санкцияләргә карата иң яхшы җавап – бизнеска тулаем ирек бирү – Путин

18 октябрь 2016, 16:15

Санкцияләргә карата иң яхшы җавап – бизнеска тулаем ирек бирү – Путин Президент фикеренчә, Россия икътисадын тотрыклы итүгә ирешелде, хәзер ныклы үсеш кирәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин санкцияләргә иң яхшы җавап - бизнеска максимум ирек бирү, дип белдерде «Эшлекле Россия» съездында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт башлагы фикеренчә, хөкүмәт органнары, хокук саклау органнарын да кертеп, эшмәкәрләр җәмгыятьләре белән диалогны дәвам итәргә, алар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тиешләр.

Путин Россия икътисадын тотрыклы итүгә ирешелде, хәзер ныклы үсеш темпына чыгарга да була, дип өстәгән. Моның өчен «яңа инструментлар табу кирәк», дип саный ул.

Шулай ук РФ Президенты илдәге чимал эшкәртми торган компанияләрнең киләчәк базарында лидерлык позициясен яуларга мөмкинлегенә ышаныч белдергән.

Федераль Җыенга юллама әзерләгәндә эшмәкәрләр җәмгыятьләре киңәшләре һәм тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак, дип аерым билгеләп үткән ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр