ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Рәсми Татарстан

Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша юл үткәргеч ачылды

15 октябрь 2016, 16:57 , Фото: prav.tatarstan.ru

Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша юл үткәргеч ачылды
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Россия тимер юллары" ААҖ Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин катнашты.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Алнаш-Бөгелмә тимер юлындагы Зәй станциясенең 126 километрындагы юл кичүе тантаналы төстә ачылды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Россия тимер юллары" ААҖнең Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов котлау сүзендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

"Мин сезнең белән, шәһәр һәм район халкы белән бергә сөенәм", -диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, юл кичүе алга таба үсешне, тимер юл аша автотранспортның куркынычсыз үтүен, Татарстан Республикасының Чулман аръягы зонасындагы районнар һәм Зәйнең үзендә транспорт йөрүен тәэмин итәчәк.

Аеруча Рөстәм Миңнеханов автомобиль йөртүчеләре иминлеге мәсьәләсенә тукталды. Һәр шундый юл кичүе - беренче чиртта куркынычсызлык мәсьәләсе, диде ул. Ул тимер юл хезмәткәрләренә дә килешеп эшләүләре өчен рәхмәт әйтте.
Сергей Соложенкин, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, Зәй аша узганда, еш кына бу кичү аша үткән. Аның сүзләренчә, һәрвакыт бу кичүдә күпме вакыт көтәсе булуы турында уйлаган. "Әлбәттә, бу юл кичүе зурлыгы белән, никадәр тиз төзелүе - бары бер елда төзелүе белән гаҗәпләндерә. Һәм һичшиксез аның социаль әһәмияте зур - Зәй шәһәренең ике өлешен берләштерә, иминлекне тәэмин итә. Кызганычка каршы, тимер юлны узу урыннарында аварияләр күп, алар җәрәхәтләргә, үлемгә китерә", - диде Сергей Соложенкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр