ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның кулланучылар базарында итнең сыйфаты начарланган – Роспотребнадзор

15 октябрь 2016, 11:12

Татарстанның кулланучылар базарында итнең сыйфаты начарланган – Роспотребнадзор Тикшерелгән үрнәк чималда агулы элементлар, пестицидлар, антибиотиклар, ГМО һәм радионуклидлар табылган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе даими үткәргән ит продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгы мониторингы республика кулланучылар базарында итнең сыйфаты кимүне күрсәткән.

Ел башыннан белгечләр 4 мең ит продукты үрнәген тикшергән. Нәтиҗәдә, сыйфатның 1,8 процентка кимүе ачыкланган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Тикшерелгән үрнәкләрдә агулы элементлар, пестицидлар, антибиотиклар, ГМО һәм радионуклидлар табылган. Таләпләргә җавап бирмәгән һәм куллану вакыты чыккан 40 тоннадан артык 466 партия ит продуктлары әйләнештән алынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр