ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Хәвеф-хәтәр

Мәскәүдә банкет өчен түләргә теләмәгән кияү туйдан качкан

12 октябрь 2016, 14:14

Мәскәүдә банкет өчен түләргә теләмәгән кияү туйдан качкан Полиция туй табыны өчен түләргә теләмәгән мәскәүлене тоткарлаган.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү полициясе туй банкете өчен түләүдән баш тарткан 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул рестораннан хатыны, туганнары һәм кунаклары белән качкан. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "ТАСС" хәбәр итә.

Сокольникида бер ресторан администраторы полициягә гариза язган, дип белдергәннәр хокук саклау органында. Аның сүзләренчә, туй банкетына 100 мең сумнан артык заказ ясаган кияү бары тик 20 мең сум акча гына түләгән, соңыннан калган сумманы түләүдән баш тарткан. Банкеттан соң ир хатыны һәм кунаклары белән рестораннан киткән.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелә торган затның шәхесен ачыклаган, аны тоткарлаганнар һәм эчке эшләр органнарының территориаль бүлегенә китергәннәр. "Ялган юл белән милеккә зыян китерү яки ышанычтан начар ният белән файдалану" маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр