ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Икътисад

Татарстанда 2017 елга капиталь ремонт программасын расланган: аның бюджеты 5 млрд сум

12 октябрь 2016, 10:28

Татарстанда 2017 елга капиталь ремонт программасын расланган: аның бюджеты 5 млрд сум Киләсе елга биналарда 1 кв. метрда капиталь ремонт хезмәтләре һәм эшләре бәясе 14 мең сумга бәяләнгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2017 елга капиталь ремонт буенча төбәк программасын раслады, ул 232,7 мең граждан яши торган 988 күпфатирлы торак йортта үткәреләчәк. Программаның гомуми чыгымнары 5 млрд сумнан артачак, аның 1,3 млрд сумнан артыгы - Татарстан бюджеты акчасы, 1,07 млрд сумны төбәк бюджетлары бүлеп бирә. Ә милек хуҗалары 2,6 млрд сум сарыф итәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда белдерелә.

Кыска вакытлы планга 2018 елда капремонт планлаштырылган 131 күп фатирлы йортның проект документларына дәүләт экспертизасын эшләүне һәм үткәрүне керткәннәр.

Киләсе елга биналарда 1 кв. метрда капиталь ремонт хезмәтләре һәм эшләре бәясе 14 мең сумга бәяләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр