ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Сәясәт

Татарстан Президенты төрекмәнстанлыларны якынлашып килгән Бәйсезлек көне белән котлады

11 октябрь 2016, 14:26

Татарстан Президенты төрекмәнстанлыларны якынлашып килгән Бәйсезлек көне белән котлады Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның икътисади казанышлары күргәзмәсен ачуда катнашты.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның икътисади казанышлары күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Әлеге ил бәйсезлегенә 25 ел тулуга багышланган күргәзмә экспозициясе Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында урнашкан. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан Президенты бөтен төрекмәнстанлыларны якынлашып килгән бәйрәмнәре – Бәйсезлек көне белән котлады һәм татарстанлылар исеменнән аларга иң яхшы теләкләр әйтте. “25 ел эчендә сезнең илегез югары нәтиҗәләргә иреште. Нефть, газ секторы, сәнәгать кластерлары, туристик мөмкинлекләр Төрекмәнстан өчен алга таба үсештә яңа перспективалар ача. Бүген ачыла торган күргәзмә моны турыдан-туры раслый. Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән күп яклы хезмәттәшлеген актив җәелдерә”, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр