ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Инфографика, аналитика

Казандагы "Деревенька" мунчаларында кешеләрне яшәртү һәм сихәтләндерү алымнарын кулланалар

11 октябрь 2016, 13:32

Казандагы “Татар-информ” хәбәрчесе Казанда урнашкан Царицино һәм Борисоглебское бистәләрендәге “Деревенька” мунчаларында булып, мунча серләренә төшенде.

 (Казан, 11 октябрь, "Татар-информ").  Мунча.. Бу сүзне ишеткәч тә, парланып-кайнап торучы чабыну бүлмәсе, хуш исле каен себеркесе, күбекле нәфис сабын, йомшак мунчала күз алдына килә. Шул чагында тән сафлыгыннан, дәрман артудан, күңел көрлеге һәм үзенә күрә бер мунча ләззәте тоюдан шатлык хисе уяна. Татар халкында чисталык, пөхтәлек, мунча керү гадәтләре элек-электән килгән. Күп кенә халык йолалары мунчага бәйле. Биредә элегрәк бәби тапканнар. Бәйрәм алдыннан, олы эшләр беткәч, туй алдыннан һәм зөфаф киченнән соң да мунча ягу гадәте булган. Юл кешесенә мунча кертү кунакчыллыкның зарур бер шарты дип исәпләнгән. “Әүвәле мунча, аннан сумса”, дигән борынгы татар мәкале дә шуңа ишарәли.

Мунча элек-электән халык имчесе, күп кенә авыруларны дәвалау урыны булган. Монда каймыгуларны һәм эчне утыртканнар, бүсерне өшкергәннәр, суык тиюне һәм буын сызлауларны бетергәннәр. Дөрестән дә, мунча күп кенә авырулардан котылырга ярдәм итә, матдәләр алмашы белән тиренең күптөрле функцияләрен яхшырта, акыл һәм физик эшчәнлекне саклый, терәк-хәрәкәт системасына, буыннарга файдалы тәэсир итә, уңай хисләр уята, стрессларны бетерә, йокы һәм аппетитны җайга сала. Мунча әле бер дигән косметолог булуы өстенә, артык авырлыкны бетерү урыны да.

Мунчаның сәламәтлек өчен файдалы булуын һәркем белә. Моны табиблар да инкарь итми. Мунчаны дөрес файдаланырга гына кирәк. “Татар-информ” хәбәрчесе Казанда урнашкан Царицино һәм Борисоглебское бистәләрендәге “Деревенька” мунчаларында булып, мунча серләренә төшенде.

Кедр кисмәгендә утыру атна буена яшәртә

“Деревенька” мунчаларында татар мунчасыннан аермалы бер үзенчәлек бар – биредә кедр агачыннан эшләнелгән кисмәк урнаштырылган. Андагы су һәрвакыт 42-43 градус температурада саклана. Кедр кисмәгендә утыручылар өчен махсус эвкалипт ботаклары пешерелә. Бу исә үзенә күрә тәмле ис чыгара һәм тире катламын чистарта. Бер булса да кедр кисмәгендә утырып караган кешеләр аның нәтиҗәсенә мөкиббән кала. Парланганнан соң аңа 15-20шәр минутка кереп чыгу гына да тән тиресен йомшарта, чистарта, атна дәвамында балаларныкы кебек нәфис итә. Кедр кисмәгенә 2-3 сәгать дәвамында берничә тапкыр кереп чыгу киңәш ителә.

Су гына димәгез

Тән тиресе йомшак булып калсын өчен, “Деревенька” мунчасы хезмәткәрләре аны йомшак яки йомшартылган су белән юарга киңәш итә, чөнки каты су нәфис тирене ялкынсындырырга мөмкин, ди алар. Табигый шартларда суда һәрчак төрле матдәләр һәм элементлар була. Болар — аңа катылык бирүче кальций һәм магний тозлары; хлоридлар белән сульфатлар; гидрокорбанат тозлары хәлендәге тимер; берелий, бакыр һ.б. Су тирегә файдалы булсын өчен әлеге элементларның микъдары тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. “Деревенька” мунчасында суның чисталыгына һәм химик составына бик зур игътибар бирелә. Бирегә суны үзәкләштерелгән торбалардан түгел, ә артезиан скважинасыннан алалар.

Сарымсак пары ирләрнең егәрлеген арттыра

“Деревенька” мунчасына йөрүчеләрнең күбесе сарымсак парын үз итә икән. Ул борынгы рецептлар буенча эшләнә. Көн саен ирләр рәтендә ике тапкыр - сәгать 18.00дә һәм 20.30да сарымсак пары салына. Аны салыр алдыннан мунчачы пар бүлмәсен юып чистарта, киптерә. Аннан соң диварларны дымландыра. Бу суларга җиңел булсын өчен эшләнелә.

Сарымсак пары ир-атлар өчен бик файдалы. Ул организмны чистартып кына калмый, ә аларның егәрлеген дә арттыра.

Моннан тыш, көн саен сәгать 22.30 да мунчада үләннәр төнәтмәсеннән ясалган пар салына.

Мунча хатын-кызлардан алиһә ясарга сәләтле

“Деревенька” мунчаларында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - хатын-кызлар көннәре. Сишәмбе хатын-кызларга 50% ташлама каралган.

Хатын-кызлар биредә скраб белән тәнне чистарту хезмәтен аеруча яратып кулланалар икән. Ул тәнне токсиннардан арындырырга ярдәм итә. Скраблар монда берничә төрле: тоз белән скраб, бал һәм каһвә белән скраб һ.б. Һәрберсенең үзенчәлеге бар. Тозлы скраб тән тиресен тирәннән чистарта, ә каһвәле скраб аңа матур төс тә бирә әле.

Шулай ук биредә бал белән массаж ясатырга мөмкин. Балның файдалы яклары хакында язып тору урынсыздыр. Моннан тыш, “Деревенька”да натураль үсемлек майлары, сабынлы-себеркеле массаж, целлюлитка каршы массаж, стресска каршы массаж, башка, биткә массаж һәм маска ясату мөмкинлеге дә бар. Массажистлар барысы да медицина белеме алган.

“Деревенька”да көн саен нинди дә булса акцияләр уздырыла. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә 50 процент ташлама каралган. Чәршәмбе көнне салам белән парлану булса, пәнҗешәмбе пихта парында чистарынырга мөмкин. Шимбә көнне исә мунча чәе көне. Сүз уңаеннан, “Деревенька”да 35 төрле чәй әзерлиләр.

Мунча себеркесе: каенныкын сайлыйсымы, имәннекенме?

Мунча түрендә – билгеле инде, себерке. “Деревенька”да алар ике төрле: каен себеркесе һәм имәннеке. Аларны махсус экология ягыннан чиста төбәк - Мари Элдан кайтарталар. “Деревенька” себеркеләренең бер үзенчәлеге бар — аларны бер генә түгел, ә берничә тапкыр файдаланып булуда. Чөнки алар бик ныклап бәйләнә һәм күпме генә чабынсаң да таралмый. “Деревенька” себеркеләрен хәтта тирә якта яшәүчеләр килеп, сатып ала икән.

Мунчада себерке белән профессиональ чабучылар бар. Россиянең парлану буенча чемпионы Фәнис Дәүләтшин бу мунчага килүчеләргә профессиональ рәвештә чабынырга ярдәм итәчәк.

Мунча агачтан башлана

Мунча тәнгә сихәт биреп кенә калмыйча, күзне дә иркәләргә тиеш. “Деревенька” мунчасында бөтен әйбер агачтан эшләнгән, бары ял бүлмәләрендәге диваннар гына күн белән тышланган. Авыл мунчаларындагы кебек нарат, агач хуш исе борынны иркәли.

Агач интерьерда гына түгел, ә ягулык буларак та кулланыла. Хәзерге заманда авыл мунчаларында да газ файдаланылганда, “Деревенька”да мичләрне агач ягып җылыталар. Бу аларның тагын бер үзенчәлеге. Сүз уңаеннан, биредә мичтә пешкән ризыкларны да авыз итәргә мөмкин. Тик монысы хакында соңрак...

Мунчада 4 номер урнашкан. Аларның исемнәре бик үзенчәлекле: “Сыктывкар”, “Магадан”, “Ак Барс” һәм “Рубин”. Соңгы икесен Татарстан спорт командалары хөрмәтенә кушкан булсалар, алдагыларын кызык өчен шулай атаганнар.

Шулай ук биредә кунак йорты бар. Анда куна калырга да мөмкин. Моның өчен биредә барлык уңайлыклар да булдырылган.

Мунча – аралашу урыны да

Шәһәр мунчалары диюгә, бик үк чиста булмаган объектлар күз алдына килеп баса. Сауналарны исә инде күптән бозыклык оясы, дип фикер йөртәләр. “Деревенька”да исә тышкы гына түгел, эчке чисталык хакында да кайгырталар. Әлеге теманы кузгатуга: “Бездә бозыклыкка урын юк. “Деревенька”га гаиләле кешеләр, күбесе балалары белән килеп йөри. Монда төп максаты юыну, чистарыну һәм аралашу”,- дип кырт кисте мунча хезмәткәре.

“Деревенька” бер үк вакытта 60 кешене кабул итә ала. Әмма еш кына монда 70-80 кеше дә бергә җыелырга мөмкин. Борынгыдан татарларда мунча аралашу, фикер алышу функциясен үтәгән. Биредә зур бәхәсләр чишелгән, яңа элемтәләр булдырылган. “Деревенька” мунчалары да әлеге гореф-гадәтләргә тугры кала. “Бирегә дус-ишләр, якыннар белән түгел, ялгызы гына килгән кешеләр дә үзләренә дуслар, аралашырлык кешеләр таба. Чөнки без аларга дустана мөнәсәбәт мохите тудырырга тырышабыз. Кайберәүләр туган көннәрен, гаилә бәйәмнәрен дә биредә билгеләп үтә. Эшлекле килешүләр уздыручылар да бар. Чит ил вәкилләре дә бездә еш кунак”, - диде “Деревенька” хезмәткәре.

Сүз уңаеннан, бу мунчада ветераннарга бушлай юыну мөмкинлеге каралган.

Мунчасына күрә мунчачысы

“Деревенька” мунчасында эшләүчеләрнең һәркайсын директор үзе тикшереп, әңгәмә корып эшкә ала. Кунакларга хезмәт күрсәтү өчен бары югары квалификацияле һәм үз эшен намус белән башкаручыларны гына кабул итәләр. Кем дә булса эш тәртибен боза икән, бу хәбәр шунда ук җитәкчелеккә барып җитә һәм җитешсезлекләр юкка чыгарыла, дип аңлатты безгә “Деревенька” буйлап экскурсия оештырган хезмәткәр.

“Юындырабыз да, тәмле итеп ашатабыз да”

“Юындырабыз да, тәмле итеп ашатабыз да”. “Деревенька”ның яңа девизы шулай яңгырый. Бу мунчада юынуга гына түгел, ә кунакларын сыйлауга да зур игътибар бирә. Биредә моның өчен ресторан эшли. Биредә ит ризыклары телеңне йотарлык. Бәяләр югары түгел.


“Деревенька” мунчасының ирләр рәте көн саен эшли, анда 60 кешене кабул итү мөмкинлеге бар. Хатын-кызлар рәте сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә эшли, 18 кеше кабул итә. Мунчага билет бәясе 110 сумнан башлана (бер сәгатькә).

 

Реклама хокукында

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр