ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Фән һәм мәгариф

Яшелүзәнлеләр Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясендә белемен сынады

6 октябрь 2016, 14:52

Яшелүзәнлеләр Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясендә белемен сынады «Зур этнографик диктант»тан соң, Россиядә яшәүченең үз тамырларын, ата-бабаларыбыз традицияләрен өйрәнү теләге уяначак, дип саный аны оештыручылар

(Яшел Үзән, 6 октябрь, «Татар-информ» «Яшел Үзән», Алия Гаязова). «Зур этнографик диктант» дип аталган Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясенә Яшел Үзән дә кушылды, дип хәбәр итте бүген район газетасы.

Мондый диктантта 15 яшьтән зуррак һәм рус телен белгән теләсә кайсы милләт вәкиле, чит ил кешесе дә катнаша ала иде. Нинди белем алуың, кайсы диндә һәм гражданлыкта булуың мөһим түгел. Бу бары халыкның этнографик яктан грамотасын, Россиядә яшәүче күп милләтле халыклар турында белемне бәяләргә мөмкинлек бирә.

«Зур этнографик диктант» шәһәрнең өч мәйданчыгында үтте. Яшел Үзәннең Иҗтимагый советы әгъзасы, “Яшел Үзән” газетасы мөхәррире Илсөя Завилейская һәм ветеран журналист Зинаида Иванова Горький исемендәге мәдәни үзәктә урнашкан китапханәдә чараны башлап, аның мөһимлеген аңлатты һәм шартлары белән таныштырды.

“Минемчә, бу кирәкле чара. Ни өчен дигәндә, акциядән соң, Россиядә яшәүченең үз тамырларын, ата-бабаларыбыз традицияләрен өйрәнү, янәшәбездә яшәүчеләр турында күбрәк белү теләге уяначак, - дип сөйли Илсөя Завилейская. - Этнография буенча белемне арттыру, кызыксыну берәүгә дә комачауламый. Аннан белмәгән сорауларны өйгә кайтып, актарынып, дөрес җавап эзләү үзенә күрә бер кызык һәм биредә язган җаваплар һәркемнең башында калачак”.

Диктант дип аталса да, һәр бланкта тест формасында 30 бирем язылган иде. Һәрберсенең астында җавап вариантлары да бар, бер сәгать эчендә дөрес дип уйлаганын сайлап язарга гына кирәк. Сораулар төрле, монда милли бәйрәмнәр, аш-су, телләр, милләтләр турында язылган. Һөнәре буенча инженер-төзүче, бүген лаеклы ялда булучы Флера ханым Хәйретдинова да «Зур этнографик диктант»ка үз белемен сынарга килгән. “Инженер-төзүче буларак, әлбәттә, миңа төзелеш темасы күбрәк якын. Сәламәтлек буенча да кызыксынам. Сораулар кызыклы һәм әллә ни авыр түгел”, – дип уртаклашты ул фикерләре белән.

Диктант нәтиҗәләре белән www.miretno.ru сайтында 4 ноябрьдә танышырга мөмкин булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр