ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Спорт

Кукмара егете Мәскәүдә узган марафонда беренчелекне алды

4 октябрь 2016, 16:42

Кукмара егете Мәскәүдә узган марафонда беренчелекне алды Марафонда 30 меңнән артык кеше, шул исәптән 70 илдән җиңел атлетика буенча йөгерешчеләре узышкан.

 (Кукмара, 4 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Кукмара егете - Мәскәүдәге югары уку йортларының берсендә белем алучы Эльмир Хаҗиев Россия башкаласында узган марафонда катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Марафонда 30 меңнән артык кеше, шул исәптән 70 илнең җиңел атлетика буенча йөгерешчеләре узышкан. 42 чакрым 195 метр дистанция бик күпләр өчен бик озын юл, финишка иң җитезләр, чыдамнар, үҗәтләр генә килеп җитә ала. Кукмара егете Эльмир Хаҗиев дистанцияне 2 сәгать 57 минут 40 секундта узып, 18-19 яшьлек егетләр арасында беренчелекне алган. Якташыбыз әлеге җиңүе өчен кыйммәтле бүләкләргә ия булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр