ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Җәмгыять

Россиялеләрнең дүрттән өче коммуналь хезмәтләргә бәяләр артканны сизгән - сораштыру

4 октябрь 2016, 14:35

Россиялеләрнең дүрттән өче коммуналь хезмәтләргә бәяләр артканны сизгән - сораштыру Сораштыру 24-25 сентябрь көннәрендә Россиянең 130 торак пунктында 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үткәрелгән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары (ВЦИОМ) нәтиҗәсе буенча, сентябрь аенда россиялеләрнең дүрттән өче торак-коммуналь хуҗалыгы бәяләре үсешен тойган, ә илдә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы бензинга бәяләр үсешен билгеләп үткән, яза "Коммерсант" ВЦИОМга сылтама белән.

Моннан тыш, респондентлар азык-төлектән иң кыйммәтләнгәне ит һәм ит продуктлары (63 процент) һәм сөт ризыклары (57 процент) булуын искәртәләр. Шулай ук шикәр (51% процент), ярма һәм макароннар (48 процент), шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш (51 процент) хаклары артканны сизүләрен җиткергәннәр. Шул ук вакытта илнең һәр унынчы кешесе, киресенчә, шикәргә һәм яшелчә белән җиләк-җимешкә бәяләр арзанайды, дип белдергән.

Сораштыру 24-25 сентябрь көннәрендә Россиянең 130 торак пунктында 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үткәрелгән.

Исегезгә төшерәбез: августта Россия иИътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, гражданнарның реаль керемнәре түбәнәю темпы 8,3 процентка арткан, бу соңгы җиде елда - рекорд. Пенсияләр һәм керемнәр кимүе барыннан да бигрәк эшмәкәрлек өлкәсендә күзәтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр