ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде
М.Садыйков Республика онкология диспансеры коллективын яңа баш табиб белән таныштырды

Җәмгыять

Россия ведомстволары милләтара аралашу телеканалы булдыру концепциясен өйрәнә - Гарифуллин

4 октябрь 2016, 09:37

Россия ведомстволары милләтара аралашу телеканалы булдыру концепциясен өйрәнә - Гарифуллин Казан психологы ТНВны үзгәртергә яки Россиянең төрле төбәкләре ресурсларын берләштереп яңа гомумроссия каналы булдырырга тәкъдим итә.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Хәзер Россия Мәдәният министрлыгында, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкта, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты Рамил Гарифуллинның милләтара гомумроссия телевидениесе һәм ТНВ телеканалы базасында аны оештыру турындагы концепциясен карыйлар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына психолог хәбәр итте.

Искәртеп үтик: Рамиль Гарифуллин Россия Президенты Владимир Путинга милләтара аралашу телеканалы булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, булачак телеканал күңел ачу һәм милләтара-мәгърифәтчелек юнәлешендә булырга тиеш. Анда "төрле милләтләр мәдәнияте диалогы тәкъдим ителергә, шулай ук мәгълүмат та булырга тиеш".

Психотерапевт ТНВ каналын үзгәртергә яки Россиянең төрле төбәкләренең телевизион, мәгълүмати һәм финанс ресурсларын берләштерү нигезендә яңа гомумроссия каналы булдырырга тәкъдим итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10