ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Җәмгыять

Теләче районы җитәкчеләре өлкәннәрнең сорауларына җавап бирде

3 октябрь 2016, 11:04 , Фото: tulachi.ru

Теләче районы җитәкчеләре өлкәннәрнең сорауларына җавап бирде Шулай ук хакимияттәгеләр картлар йортында яшәүче райондашлары янына барып, аларның хәлләрен белделәр.

 (Теләче, 3 октябрь, «Татар-информ», “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Иң элек мәдәният йорты фойесында өлкәннәрнең сорауларына районыбыз җитәкчеләре җавап бирде. Шунда ук өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшләде. Чарага килүчеләргә аларны сатып алу да мөмкинлеге булдырылган иде, дип хәбәр итә tulachi.ru.

Район үзешчәннәре катнашында узган концерт программасы өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде: алар һәр чыгышны көчле алкышлап, шуны раслады. Шулай ук бәйрәм концерты өлкән яшьтәгеләрнең чыгышы белән тагын да баеды кебек.

Чарада катнашкан район башлыгы Илдус Зарипов өлкәннәребезгә тыныч, имин тормыш теләде.

Өлкәннәр бәйрәмендә 50 ел бергә гомер кичергән парлар да катнашты. Аларга тантана барышында чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин Лесхоз картлар йортында яшәүче райондашларыбыз янында да булдылар. Алар биредә тәрбияләнүче сигез райондашыбыз белән аралашып, күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырдылар, дип хәбәр итәләр Теләчедән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр