ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Икътисад

Киләсе ел башында икътисад үсеш алырга мөмкин - Дмитрий Медведев

1 октябрь 2016, 14:07

Киләсе ел башында икътисад үсеш алырга мөмкин - Дмитрий Медведев Россиядә инфляция төшкән, ягъни, соңгы ун елдагыдан бәяләр күп артмаган.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе ел башында икътисад үсеш алырга мөмкин дип белдергән. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

"Ел ахырында соңгы 2-3 ел дәвамында безнең икътисадта формалашкан тискәре трендлар юкка чыгар дип уйлыйбыз. Хөкүмәт кабул иткән кайбер чаралар һәм вазгыятьне бергәләп савыктыру нәтиҗәсендә киләсе ел башында ук икътисади үсешкә, ягъни, Тулаем төбәк продукты үсешенә чыгарбыз", - дигән Медведев "Беренче канал"га әңгәмәсендә.

"Безнең башка макроикътисади шартлар начар түгел - дәүләт бурычы аз, бу ил үзен уңайлы хис итсен өчен бик мөһим, безнең алтын-валюта резервлар күләме шактый. Бездә инфляция төште... ягъни, соңгы ун елдагыдан бәяләр күп артмаган. Бәлки бу ел нәтиҗәләре буенча бөтен яңа тарихта иң түбән инфляциягә чыгарбыз, бу киләчәктә икътисади үсешкә өметләнү мөмикинлеге бирә", - дип билгеләп үткән Премьер.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр