ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды
Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Хәвеф-хәтәр

“Юдино - Яшел Үзән” арасында поездда буй җиткән кызны ток суккан

29 сентябрь 2016, 13:13

“Юдино - Яшел Үзән” арасында поездда буй җиткән кызны ток суккан Егет белән кыз Идел ярына таба бара торган булган.

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның Юдино бистәсендә буй җиткән кызны ток суккан. Бу хәл “Юдино - Яшел Үзән” арасында поездда булган, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Егет белән кызның Идел ярына таба барган, туктап торган товар поезды яшьләрнең юлына аркылы булып чыккан. Кыз шунда вагон-цистернага менгән, менеп җиткәч, кызны ток суккан.

Ярдәмгә килгән табиблар зыян күрүчене дәваханәгә илтә. Кызның тәне 50 процент пешкән була, ул авыр хәлдә реанимациядә ята.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр