ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Сәясәт

Дәүләт Думасында Р.Миңнеханов һәм М.Әхмәтов урыннарын Ирек Зиннуров һәм Ольга Павлова ала

28 сентябрь 2016, 15:49

Дәүләт Думасында Р.Миңнеханов һәм М.Әхмәтов урыннарын Ирек Зиннуров һәм Ольга Павлова ала Россия Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда үткән кандидатлар баш тарткан мандатларны бүлде.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 28 сентябрьдә, РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Дәүләт Думасына сайлауларда үткән кандидатлар баш тарткан мандатларны бүленде, дип хәбәр итә ТАСС.

Татарстан Президентыннан тыш Россия парламентына тагын 19 төбәк башлыгы үткән, алар да закон чыгару эшчәнлегеннән баш тарткан.

Шулай итеп, ТР Президенты утырасы депутат кәнәфиен танылган ватерполчы Ирек Зиннуров били. Шулай ук үз мандатыннан баш тарткан Марат Әхмәтов урынын ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр