ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
XXI гасыр рус әкиятчесе Кучкина әкиятләрендә шәрык темалары, төрки сүзләр урын алган
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган

Дин

Разил Вәлиев муллаларны надан дип атауга каршы чыкты

28 сентябрь 2016, 19:38

Разил Вәлиев муллаларны надан дип атауга каршы чыкты Без муллаларга рәхмәтле булырга тиеш, дип саный депутат.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев муллаларны надан дип атауга каршы чыкты.

Депутат чыгышында татарның яңа тарихының башлангыч чоры 80 нче еллар азагы, 90 нчы еллар башына туры килүен искәртте. “Шул елларда башка җәмгыятьтә яши башладык. Ул вакытта илебездә диннәргә мөнәсәбәт нинди булуын яхшы беләбез. Татарстанда 18 мәчет калган иде. Хәзер 1500 дән артык мәчет бар”, - диде.

Разил Вәлиев бүген “Авыллардагы надан муллалар кая алып барырлар икән?” дигән күңелгә ятышсыз фикерләр ишетелүен билгеләп узды. “Мин моның белән килешмим – ул муллалар төрле югары мәдрәсәләрдә укый алмаганына гаепле түгел. Аның чоры шундый иде, аларга белем алу мөмкинлеге булмады. Әмма без барыбер ул имамнарга рәхмәтле булырга тиеш. Әгәр иманыбызны саклап кала алганбыз, халкыбызның иманы бөтен икән, монда, һичшиксез, шул “надан” дип әйткән муллаларның тырышлыгы зур. Алар милләтебезне саклап калуга зур өлеш кертте”, - дип үз фикерен ирештерде комитет рәисе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр