ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Сәясәт

Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасында милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләргә мөмкин

28 сентябрь 2016, 10:24

Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасында милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләргә мөмкин Мәскәү бермандатлы округында Гыйльметдинов 74,7 процент тавыш җыйган иде.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, Дәүләт Думасының беренче утырышына бер атна кала, Генераль совет президиумы бердәмроссиялеләр билиячәк 26 комитетның 13е рәисе вазифаларына кандидатураларын тәкъдим итәргә тиеш.  җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдиновка Милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләргә тәкъдим ителәчәк, дип яза «Коммерсантъ» партиядәге чыганакка сылтама белән.

Элегрәк Гыйльметдинов яңа чакырылыш парламенты комитетларында Татарстаннан депутатларның "әйдәп баручы рольләр"гә өметләнүен белдергән иде.

Искәртеп үтик: 18 сентябрьдә Россиядә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узды. Парламентта Татарстан депутатларына бирелгән 16 урынны да бердәмроссиялеләр билиячәк. Мәскәү бермандатлы округында Гыйльметдинов 74,7 процент тавыш җыйган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр