ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды
Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный
Татарстанда һава торышы бозыла

Җәмгыять

Иртәгә һава торышы: томан һәм бераз яңгыр

27 сентябрь 2016, 20:36

Иртәгә һава торышы: томан һәм бераз яңгыр Республика буенча төнлә 7-9 градус кына җылы булачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә республикада урыны белән төнлә һәм иртән 500 метрга һәм аннан да азрак күз күреме белән томан, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан уртача булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә 4-9, көндез 10-15 градус җылы булачак. Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнарында җылырак, көньяк-көнбатышта салкынрак булачак.

Казанда 27 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача. Төнлә 7-9, көндез 10-12 градус җылы көтелә.

29 сентябрь төнендә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр сибәләр. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача. Һава температурасы 5-10 градус җылылыкта булыр дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10