ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар теле дәресләре булган класслар белән танышты
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды
Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный

Сәясәт

Дәүләт Думасына сайланган 10 депутат хөкемгә тартылган булган - РФ ҮСК

23 сентябрь 2016, 07:00

Дәүләт Думасына сайланган 10 депутат хөкемгә тартылган булган - РФ ҮСК 58 кеше партия исемлекләреннән сызылган.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасына сайланган 10 депутат хөкемгә тартылган булган, әмма бу аларның сайлануга тәкъдим ителү хокукын чикләми, дип хәбәр иткән Интерфакс агентлыгына РФ ҮСК рәисе урынбасары Николай Булаев.

"Сайлау көненә федераль исемлекләргә кергән 55 кандидатның хөкемгә тартылган булуы билгеле иде, әмма закон буенча ул кандидатлар сайлану хокукыннан мәхрүм түгел, аларга сайлауларда катнашырга ярый. Бүгенге көндә Дәүләт Думасына барьерны үткән партияләр исемлегендә 10 шундый кандидат калды", - дигән Булаев РФ ҮСК утырышында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10