ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Владимир Путин Яшел Үзән заводы эшчесенә дәүләт бүләген тапшырды

22 сентябрь 2016, 21:26 , Фото: kremlin.ru

Владимир Путин  Яшел Үзән заводы эшчесенә дәүләт бүләген тапшырды Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме бирелде.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү Кремлендә Россия дәүләт бүләкләре тапшырылды. 30дан артык россияле арасында мактаулы исемгә Яшел Үзән шәһәренең А.М. Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотова да лаек булды. Россия Президенты изоляцияләүче булып эшләүче Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» исемен тапшырды.

Тантанадан соң Зоя Федотова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. “Бүләкләнүчеләр арасында танылган кешеләр күп иде, мин бик дулкынландым”, - дип белдергән ул тәэсирләре белән бүлешеп.

Иртәгә иртән Зоя Федотованы югары бүләк белән өендә якыннары, ә 30 елдан артык хезмәт куючы заводында җитәкчелек һәм хезмәттәшләре котлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр