ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Икътисад

«Милли сәүдә маркасы» билгесен Татарстанның эре җитештерүчеләре кулланырга тиеш – Фәрит Мөхәммәтшин

21 сентябрь 2016, 18:45

«Милли сәүдә маркасы» билгесен Татарстанның эре җитештерүчеләре кулланырга тиеш  – Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы рәисе азык-төлек куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү буенча закон проектындагы маддәгә яңа пункт өстәлүен җиткерде.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатлар “ТРда азык-төлекнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү чаралары турында”гы республика законы проектын икенче укылышта якладылар.

ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдану, азык-төлек һәм агросәнәгать сәясәте буенча Комитет рәисе Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, 28 июньнән 28 июльгә кадәр «Ачык Татарстан» порталында закон проекты буенча җәмәгать фикер алышуы барган һәм анда проект уңай бәя алган.

Закон проекты “ТРда азык-төлекнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү чаралары турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү белән бәйле. 3нче маддәгә яңа пункт өстәләчәк һәм анда «Милли сәүдә маркасы» мәгълүмати билгесен алу тәртибе һәм әлеге хокуктан мәхрүм итү тәртибе расланырга тиеш.

«Әлеге системаны күптән тәртипкә китерергә кирәк иде. Закон Татарстанның эре җитештерүчеләргә өстенлек бирә. Брендны танырга тиешләр. Биредә мин закон яклы», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Беренче чиратта, республика мәнфәгатьләре ихтыяҗ булган продукцияне демонстрацияләгәндә зыян күрмәскә тиеш», – дип саный Татарстан парламент башлыгы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр