ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Икътисад

Россия Хөкүмәте коры алкоголь җитештерүне тыю турындагы закон проектын хуплады

21 сентябрь 2016, 12:13

Россия Хөкүмәте коры алкоголь җитештерүне тыю турындагы закон проектын хуплады Коры алкоголь (яки порошоксыман алкоголь) дип инкапсулланган алкоголь порошогы атала. Су белән кушкач ул спиртлы эчемлеккә әйләнә.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте коры алкоголь җитештерүне һәм аның әйләнешен тыюны хуплады дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.

Мәскәү өлкәсе Думасы коры алкоголь җитештерүне һәм аның әйләнешен тыю турында закон проектын кертте. Хөкүмәт закон проектын хуплаган, әмма аңа карата кайбер искәрмәләр булуын билгеләп үткән.

Әйтик, Хөкүмәт закон проектында коры алкоголь җитештерү һәм әйләнеше өчен җаваплылык булмавын белдергән.

«Россия Федерациясе хәзер күрсәтелгән продукция әйләнешен тыю актуаль булып тора, кагыйдә буларак, ул Россия Федерациясеннән читтә җитештерелә", - дип белдерелгән хәбәрдә.

Узган елның декабрендә Премьер-министр Дмитрий Медведев "алкоголь продукциясенең яңа формалары" таралуга каршы көрәш турында әйткән. Агымдагы елның мартында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2017 елдан аны сатуны тыярга тәкъдим иткән.

Коры алкоголь (яки порошоксыман алкоголь) дип инкапсулланган алкоголь порошогы атала. Су белән кушкач ул спиртлы эчемлеккә әйләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр