ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты кыска вакытлы сәфәр белән Ганноверга бара

21 сентябрь 2016, 09:33

Татарстан Президенты кыска вакытлы сәфәр белән Ганноверга бара Рөстәм Миңнеханов IAA Commercial Vehicles траспорт, товар ташуны оештыру һәм логистика халыкара күргәзмәсен ачуда катнашачак

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан делегациясе республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ике көнлек сәфәр белән Германия Федератив Республикасына бара. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Ганновер шәһәрендә Татарстан Президенты дөньяның иң эре һәм иң өлкән (елъязмасы 1897 елда башланган) автосалоннарының берсендә күргәзмә ачу тантанасында катнашырга исәпли. IAA Commercial Vehicles – транспорт, товар ташуны оештыру һәм логистика халыкара күргәзмәсе – ике елга бер уздырыла һәм үзенә дөньяның әйдәп баручы җитештерүчеләрен һәм коммерциячел автотранспорт базарында катнашучыларны җыя.

IAA Commercial Vehicles-2016 күргәзмәсе 22 сентябрьдән 29ына кадәр эшли. 2014 елда үткәрелгәнендә 2 066 компания җәлеп ителгән булган, алар үз продукцияләрен - автомобильләр, комплектлагычлар һәм транспорт хезмәтләре - тәкъдим иткән. 2014 елда автосалонда 322 дөньякүләм автопремьера булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр