ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
“Рубин” Эльмир Нәбиуллинны 6 млн еврога “Спартак” клубына бирергә әзер
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Без җырларбыз да, биербез дә ул, ләкин телне дә җуймаска иде - Илдар Гыйльметдинов

21 сентябрь 2016, 09:01 , Фото: Салават Камалетдинов

Без җырларбыз да, биербез дә ул, ләкин телне дә җуймаска иде - Илдар Гыйльметдинов Депутат аяныч мисал итеп үз телен җуйган Шотландия халкын китерде.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар халкының иң зур проблемасы - телне саклап калу. Бу фикерне кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни Федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

"Бер мисал китерәм: берничә ел элек без милли мәсьәләләргә кагылышлы тәҗрибәне өйрәнү өчен Шотландиягә, Уэльска бардык. Шотландиялеләр еламыйлар гына - телләре юкка чыккан. Аларның чыгып бии торган итәкләре дә бар, җырлыйлар да. Ләкин шотланд теле (ә ул булган һәм ул инглиз теленнән аерыла) – юк.  Хәзер зур көчләр түгеп, ниндидер программалар чыгарып, телне кире кайтарырга маташалар. Ләкин яшьләр телдән киткән инде", - дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов. "Без дә, татарлар, җырларбыз да, биербез дә ул. Ләкин телне саклау – иң мөһиме", - диде ул.

Депутат фикеренчә, Россия Дәүләт Думасында милли мәсьәләләр юнәлешендә эшләү өчен мәгариф комитетыннан да кирәклерәк башка комитет юк. "Мәгариф системасында милли идеяләрне алга этәрергә була, моның өчен без төрле программалар әзерлибез, планнарыбыз зур. Думада да, милли-мәдәни автономиядә безнең бурыч - Россия регионнарындагы татар компоненты булган мәктәпләр өчен укы-укыту, дидактик әсбаплар эшләп чыгару, укучыларга туган телләрен үзләштерүдә ярдәм итү", - диде Гыйльметдинов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр