ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Җәмгыять

Казаннан Төркиягә беренче чартер рейс китте

15 сентябрь 2016, 19:54 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казаннан Төркиягә беренче чартер рейс китте Татарстан башкаласы аэропортында чартер очышлар өчен биш авиакомпания белән слотлар килештерелгән.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкара «Казан» аэропортыннан бүген Төркиягә беренче чартер рейс кылынды. Самолет Казаннан Антальяга 16 сәгать 30 минутта очты.

«Ред Вингз» авиакомпаниясенеңТу-204 бортында 214 пассажир, шул исәптән 40лап бала бар иде.

«Самолеттагы 210 урынның бары икесе генә буш калды», – дип хәбәр итте аэропорты вәкиле. Шулай ук ул Казан аэропортында чартерлар очышы өчен биш авиакомпания белән слотлар килештерелүен һәм барлыгы 30 очыш буласын билгеләп үтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр