ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Теләченең Караширмә авылына су үткәргән кеше авылдашларын Корбан гаетендә кунак итте

14 сентябрь 2016, 04:27

Теләче районындагы бәйрәмдә Коръән сүрәләрен һәм догаларны яттан сөйләп биргән балаларга бүләкләр бирелде.

 (Теләче районы, 14 сентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Гаязов). Соңгы елларда Корбан бәйрәмен туган авылларында, авылдашларын, мәктәп укучыларын җыеп үткәрүләр көндәлек тормышыбызга кереп бара. Моның мисалы дип  “Теләче информ” Караширмә авылында булган шундый хәйрия чарасын сурәтли.

Республика программасы нигезендә төзелеп, күптән түгел генә файдалануга тапшырылган авыл клубында Мәрзия һәм Сәгыйть Юнысовларның балалары, оныклары күркәм бәйрәм оештырдылар. Сәгыйть абый үзе Караширмә авылына торбалар сузып, чишмә суы китерүче буларак тирә-юньдә билгеле.

Биредә Коръән сүрәләрен һәм догаларны яттан сөйләп биргән балаларга бүләкләр бирелде. Аларны район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тапшырды. Мәҗлестә аның тарафыннан Коръән укылды, зур тәрбияви әһәмияткә ия булган тормышчан вәгазьләр сөйләнде. Моннан тыш, ул бәйрәмгә килүчеләрнең күп санлы сорауларына да җавап бирде.

Авыл остабикәсе Рәзифә Галиева әйтүенчә, күпләр әлеге бәйрәмнән җан рәхәте алып киткәндер. Гомумән, караширмәлеләр яңа бинада дини генә түгел, дөньяви бәйрәмнәрең дә матур, күркәм булып узачагына нык ышаналар. Алда безне Өлкәннәр көне, Әниләр көне кебек игелекле бәйрәмнәр көтә. Хәер, биредә Өлкәннәр көнен үткәрү планын төзеп тә куйганнар инде, диелә язмада.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10