ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Икътисад

Россиялеләр баллы яңа ел бүләкләреннән коры калырга мөмкиннәр

13 сентябрь 2016, 14:07

Россиялеләр баллы яңа ел бүләкләреннән коры калырга мөмкиннәр Сәүдә үзәкләре яңа ел төргәкләрендә нинди маркировка кирәклеген аңламыйлар һәм штрафлар булыр дип куркалар.

 (Казан,13 сентябрь, «Татар-информ»). Илнең эре ритейлерлары Яңа ел бүләк, конфет җыелмалары өчен штрафка тартылудан куркалар. Закон нигезендә һәр эшләнмәдә барлык мәгълүмат маркировка белән булырга тиеш. Димәк, җыелмадагы һәр конфетның да маркировкасы булырга тиеш, ә бу һич тә мөмкин түгел дип яза "Известия".

Әлеге каршылыклы очракны хәл итүне сорап Ваклап сату компанияләре Ассоциациясе Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Россия законы товарны сатып-алу вакытында барлык мәгълүматларны да җиткерүне таләп итә. Әмма законда әлеге мәгълүмат төргәк тышында күрсәтелергә тиешме, әллә сатучыдан бу товар хакында сертификат сорау да җитәме икәнлеге әйтелмәгән.

”Россия таянычлары” - "Опоры России" башкарма директоры урынбасары Иван Ефременков әйтүенчә, төргәк тышында һәр конфет турында язмау кулланучылар хокуклары бозылган очрагы булып бәяләнергә һәм юридик затларны 10 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкин булуларын искә төшерә. Ә инде юридик зат икенче кат шундый ук хокук бозуга барса, санкцияләр нык сизелерлек – бер ялгыш маркировка өчен 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Әлеге санкциялр сәүдә челтәрләренә кулланылган кебек, җитештерүчеләргә дә кагылырга мөмкин.

Кондитер сәнәгате оешмалары Ассоциациясендә әлеге хәлдән чыгу юлын белмиләр. Нәтиҗәдә, россиялеләр бит баллы яңа ел бүләкләреннән коры калырга мөмкиннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр