ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Дин, Инфографика, аналитика

Лаеш районындагы корбан чалу комплексында дини йоланы элекке тоткыннар башкара

13 сентябрь 2016, 12:35

Лаеш районындагы корбан чалу комплексында дини йоланы элекке тоткыннар башкара Корбан чалу комплексы төзүне дә төрмәдән чыгучылар үзләре тәкъдим иткән.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Лаеш районының Сокуры авылындагы “Юлчы” мәчете каршындагы корбан чалу комплексында дини йоланы башкарырга элеккеге тоткыннар булыша. Бу хакта "Татар-информ"га “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” генераль директоры Азат Гайнетдинов сөйләде.

Сокуры авылы мәчетенең нигез чокырын казый башлаганда ук монда тоткынлыктан чыгучылар эшләгән. Монда хезмәт итеп, алар яңа тормыш шартларына җайлаша. Мәчет ачылышына кадәр сакта торып, төзелеш эшләрендә булышып йөргәннәр. “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” генераль директоры Азат Гайнетдинов  яңа мәчет каршында корбан чалуны оештыру да элеккеге тоткыннар тәкъдиме белән эшләнелгәнлеген әйтте. “Беренче елны егерме сарык чалынды, аннан кырык, алтмыш. Йөз тирәсенә җиткәндә агачтан гына эшләнгән җайланмаларыбыз бар иде. Шул вакытта комплекс төзергә кирәк дигән фикергә килдек. Егетләр үзләре үк әлеге комплексны төзеде. Хәзер дә ел саен монда килеп, кайсы алып кайткан сарыклар көтүен көтә, ашата, кайсы корбанга әзерлек эшләрен алып бара”, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

“Юлчы” мәчетенең баш имамы Галимҗан Кашапов хәзерге вакытта тернәкләндерү үзәгендә дүрт кеше яшәвен билгеләп үтте. “Барлыгы монда иллеләп кеше килеп китте, – диде ул. – Тоткынлыктан чыккан вакытта күпләрнең барыр урыннары юк, аларны эшкә алырга да бик атлыгып тормыйлар. Башта килгәч, алар бераз тынычланалар. Монда яшәргә мөмкинлекләр бар, эшләгән эшләре үзләренеке. Теплицалар ясап, шунда җәй буе кыяр-помидор үстерделәр. Мәчет тирәсенә агачлар утырттылар. Шушы эшләр белән үзләре дә Аллаһы Тәгалә юлына керде. Күңелләрендә иман ныгый бара, кире начар юлдан китүчеләр булмады. Иманлы кеше бервакытта да начарлыкка бармый ул”, - дип, күзәтүләре белән бүлеште имам.

Азат Гайнетдинов тернәкләндерү үзәгенә төрле дин вәкилләренең мөрәҗәгать итүен әйтте. “Җәзалар башкару федераль хезмәте идарәсе белән килешү төзедек, төрмәләргә керә торган рөхсәтебез бар. Лекцияләр белән республика колонияләренә барып, үзебез турында сөйлибез. Егетләр күрәләр, беләләр, киләләр. Безгә диндә булмаган, урыс милләтендәге кешеләр дә килә. Монда дин буенча аеру юк", – ди ул.

"Казанда, әйтик, сукырлар, Коръән хафизлар мәчетләре бар. Ә бу мәчетнең вазыйфасы – тоткыннан чыгучыларга беренче вакытта ярдәм итү. Кайсы бер ай тора, кайсы ике, безнең аркылы эшкә урнашалар. Төрмәдән чыгучылар башта кая барып бәрелергә белми, торырга урыннары юк. Ун ел, унбиш ел утырган кеше кемгә кирәк? Монда инде без яшәргә мөмкинлекләр тудырабыз. Сурәтләп әйткәндә, балык тотарга кармак бирәбез. Үзләре эшкә әкренләп кереп китеп, беренче эшләгән акчаларына киемнәр алалар, торырга урын табалар. Күбесенең инде гаиләләре бар", - ди Азат Гайнетдинов.

"Күп кеше мәчет сәдака хисабына яши дип уйлый. Безнең мәчет, киресенчә, ятимнәр йортларына, интернат мәктәпләргә, мохтаҗларга булыша. Гает намазлары вакытында җыелган сәдакаларга үзебезнең райондагы мохтаҗ гаиләләргә булышабыз. Шул ук егетләр үзләрен карап, башкаларга да ярдәм итәргә мөмкинлек таба", - ди ул.

Егерме ел гомерен төрмәдә утырып чыккан Габделмәлик Сафин үзе акча эшләп, хаҗ кылырга да өлгергән. “2011 елда тоткынлыктан чыкканнан соң әлеге үзәккә мөрәҗәгать иттем, – ди ул. – Монда сакта торганнан соң үземә эш таптым, өйләндем. 2014 нче елда үзем акча эшләп, хаҗга бардым. Ел саен Корбан вакытында монда килеп булышам, акча эшлим, итләр бирәләр”.

Тернәкләндерү үзәге мөдире әлеге категория кешеләргә ярдәм күрсәтү зур әһәмияткә ия дигән фикердә: “Бу егетләрнең туры юлга басуы, кабат җинаять кылмаулары беренче чиратта, әлбәттә, үзләре өчен. Шулай ук җәмгыять өчен дә файдасы бик зур. Димәк, кемдер таланмады, кемнедер үтермәделәр дигән сүз бу".

"Хәзер Казанда үзебезнең урын булса иде дип хыялланабыз. Тулай торак яки үзебез төзергә җир кишәрлеге кирәк,” - дип белдерде Азат Гайнетдинов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр