ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Татар дөньясы

Яшел Үзән районындагы Каюм Насыйри исемендәге мәчеттә беренче намаз укылды

12 сентябрь 2016, 15:35

Яшел Үзән районындагы Каюм Насыйри исемендәге мәчеттә беренче намаз укылды Кече Шырдан авылындагы яңа мәчет төзелешендә мәгърифәтче акчасына салынган бура кулланылган.

(Яшел Үзән, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның туган авылы – Яшел Үзән районы Кече Шырданда аның исемен йөртүче мәчеттә беренче намаз укылды. Корбан гаетенә 60 лап мөселман җыелды. Бу хакта мәчет салдыруда башлап йөргән Кече Шырдан мәдәният йорты мөдире Рамил Шакиров хәбәр итте.

Рамил Шакиров әйтүенчә, яңа мәчет салганда яңа гыйбадәт йорты булдырудан тыш,тагын бер бурыч куелган – Каюм Насыйри төзеткән иске мәчетнең бурасын саклап калу. 1902 елда Каюм Насыйриның якташлары ул биреп калдырган акчага бура ясыйлар, тик аны үзе күрмичә үлеп китә.



Бурадан төзелгән бина башта мәчет буларак хезмәт итә, аннары анда мәктәп, колхоз идарәсе, китапханә була. Бина тузу сәбәпле, аны яңарту мөмкин булмый. Каюм Насыйри мәчетен саклап калу өчен иске бинаның бүрәнәләре кулланыла.

"Каюм Насыйриның мирасын саклап калырга телибез. Эшкә тотынганда бу беренче бурыч иде. Бу аның акчасына салынган һәм сакланып калган мәчет бурасы. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан мәчеткә дә аның исемен бирдек", - диде Рамил Шакиров.

2015 елда «Каюм Насыйри ватанын торгызу» хәйрия фонды оештырылды. Фонд оештыру идеясе Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулуга бәйле рәвештә туа. «Каюм Насыйри ватанын торгызу» фондының башкарма директоры, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина мәгърифәтчебезнең эшчәнлеген замандашлары белергә тиеш дип саный: “Тарихка күз салсак, татар халкының сөекле улы, бөек фикер иясе Каюм Насыйри яшәгән һәм эшләгән чордан безне нибары йөз илле ел аерып тора. Шушы вакыт эчендә җәмгыятьтә, фәндә, мәдәнияттә, милләтара мөнәсәбәтләрдә һәм башкаларда үзгәрешләр зур булды. Унтугызынчы йөздә таланты һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә нәкъ менә Каюм Насыйриның татар милләтен үстерүгә никадәр зур өлеш кертүен күз алдына китерүе дә авыр. Аның фәнни, педагогик, мәгърифәтчелек эшчәнлеге бәхәссез факт, ә замандашларыбызның моны белүе – аңа карата хөрмәт билгесе”.



Төзелеш эшләре узган елның сентябрендә башланып китә. Бер ел эчендә мәчет намаз укырлык дәрәҗәгә җитә, әмма мәчетне ачу өчен әле зур тырышлык һәм финанс ярдәм кирәк була. Якынча 1 миллион 200 мең сум акча тотыла.

К.Насыйриның вафатына гасырдан артык вакыт узуга карамастан авылда әлегә кадәр авылдашлары аны искә төшереп торучы истәлекләр, корылмаларныяхшы хәтерлиләр. Авыл халкы әлегә кадәр К.Насыйри яшәгән йорт нигезе янындагы кое су белән файдалана. Мәгърифәтченең 175 еллыгына кое янына истәлекле такта куелды. Башлангыч мәктәп бинасы каршында Бөек галимгә бюст куелган. Хәзер инде менә Каюм Насыйри бурасыннан мәчет тә торгызылды.

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри, 1825-1902) — күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе. Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул эшләгән өлкәләр: татар әдәбияты ("Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият";), татар теле ("Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Ән-мүзәҗ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр), этнография, фольклор, педагогика һәм методика ("Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия") һ.б.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр