ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Рәсми Татарстан, Дин

Татарстан Президенты Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

12 сентябрь 2016, 07:06 , Фото: vk.com/rnm

Татарстан Президенты Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты Бәйрәм намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уздырды.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Республиканың барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары узды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты дип хәбәр итә республиканың рәсми порталы.

Быел бәйрәм намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уздырды. Исегезгә төшерәбез – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге меңгә якын татарстанлы Мәккәдә хаҗ сәфәрендә.

Мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, Җәлил хәзрәт Фазлыев Корбан бәйрәменең тарихын сөйләде. Коръән буенча, бәйрәм иманы өчен улын корбан итәргә әзер булган Ибраһим пәйгамбәр хөрмәтенә үткәрелә. Аллаһы Тәгалә корбанны сарык белән алыштыра.

Татарстанның баш казые бу көннәрдә бары тик изге гамәлләр кылырга, аерып әйткәндә авыру һәм өлкән кешеләрне кайгыртырга өндәде.

Вәгазьдән соң бәйрәм намазы укылды.

Татарстан Президенты социаль челтәрдәге аккаунтларында да мөселманнарны котлады. Ул аларда Кол Шәриф мәчетенең фотосын элеп куеп: "Корбан бәйрәм мөбарәк булсын!"  дип язган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр