ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Спорт

Яшел Үзәндә физик мөмкинлеге чикле 25 бала “Диңгез дулкыннары өстендә” турнирында ярышты

9 сентябрь 2016, 19:18 , Фото: yashel-uzan.ru

Яшел Үзәндә физик мөмкинлеге чикле 25 бала “Диңгез  дулкыннары өстендә” турнирында ярышты Ул Россиянең паралимпия җыелма командасына теләктәшлек күрсәтү максаты белән оештырылган

 (Яшел Үзән, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Алия Гаязова). Яшел Үзәннең “Метеор” спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрүче физик мөмкинлекләре чикле балалар һәр туар көнгә шатланып яши. Алда торган сынауларга бирешмичә, авыру белән көрәшүнең нәрсә икәнен яхшы аңлый алар. Сәламәтлекләрен ныгыту өчен атна саен бассейнга йөрү дә алар өчен зур шатлык. Менә инде икенче ел 25 бала “Диңгез дулкыннары өстендә” дигән бәйгедә катнашты, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Россиянең паралимпия җыелма командасына теләктәшлек күрсәтү максаты белән оештырылган бу чара балалар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә тиң булды. Килгән кунаклар, әти-әниләре алдында берәүнең дә сынатасы килми.

“Әлеге турнир икенче тапкыр гына уздырылуга карамастан, инде нәтиҗәсе күренә. Бу юлы судагы биремнәр катлауландырылды. Бу төркемнең уникальлеге дә шунда, биредә төрле дәрәҗәдәге авыру балалар йөри. Һәм бу традицияне дәвам итеребез дип уйлыйм. Аларга ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт”, - ди турнирны оештыручы Олеся Лежнина.

Волонтерларга исә “Метеор” комплексы абонементларны бушлай бирә. Шулай ук физик мөмкинлеге чикле 40 балага да абонемент алу өчен иганәчеләр табылган.

Бәйрәмдә катнашкан ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты әгъзасы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова да балаларга изге теләкләрен юллады. “Бу тормышта көчле теләк булганда барысында булдырырга мөмкинлек бар!”- диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр