ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Авыл

Теләче авылы халкын юллар, электр өчен түләү чатаклыклары, суның чиста булмавы борчый

6 сентябрь 2016, 20:45 , Фото: tulachi.ru

Теләче авылы халкын юллар, электр өчен түләү чатаклыклары, суның чиста булмавы борчый Район җитәкчелеге катнашындагы авыл җыеннарында көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә

  (Теләче районы, 6 сентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Гаязов). Теләче районында 5 августта башланып киткән һәм авыл җирлекләренең 2016 елның яртысына нәтиҗә ясый һәм бурычлар билгели торган авыл җыеннары дәвам итә. Аның чираттагылары 2 сентябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында, 4ендә Иске Җөри авыл җирлегенә караган Караширмә авыл клубында узды, диелә “Теләче” газетасында.

Район башлыгы Илдус Зарипов катнашында узган Алан авылы мәдәният йортында узган җыенда РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Равил Хөснуллин да катнашты һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирде. Аларның беришен ул наказ буларак кабул итеп алды. Шунысы игътибарга лаек: ике җирлектә дә җирле һәм район җитәкчелегенә сораулар, фикер-тәкъдимнәр күп әйтелде. Халык үз төбәгенә, аның киләчәгенә битараф түгел. Мисал өчен караширмәлеләрне Болынлык урамындагы юлсызлык, үзәк урамдагы тузан, аннан автомобильләрнең югары тизлектә йөрүләре һәм, капиталь ремонт үткәрелеп тә, урам утларының янмавы борчый. Күкчә авыл халкы суның чиста булмавына, аланлыларны электр энергиясе өчен түләүдәге чатаклыклар, тарифларның югары булуына ризасызлык белдерә. Бер Караширмәдә генә түгел, асфальт салынган күп кенә авылларда автомобильләрнең тизлеген ясалма тоткарлыклар тудырып акрынайту зарурлыгы туган.

Алан авыл җирлегендә яшәүчеләр алга таба балалар бакчасына, Балыклы, Күкчә авыл клубларына, авыллардагы суүткәргечләргә капиталь ремонт үткәрелүенә өметләнә. Үзләрен яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлы итеп тә күрәселәре килә аланлыларның - бу аларның күптәнге хыялы. Җирлек башлыкларының хисабыннан күренгәнчә, 2016 елда республика программасы нигезендә авылларда урам утлары яңартылган. Күкчәдә 1400 метрга бишле электр үткәргеч тарттырылган, электрон 2 хисаплагыч тартма һәм багана башларына 24 яктырткыч фонарь эленгән. Иске Җөри, Караширмә авылларында баганаларга эленгән фонарьларның саны - 82. Биредә дә 3000 метрга электр үткәргеч сузылган, 3 хисаплагыч тартма куелган. Үзара салым акчасына дәүләт ярдәме буларак 1х4 схемасы нигезендә өстәлеп бирелә торган акчалар җирлекләрнең исәп-хисап счетына күчерелгән. Хәзер җирлекләр оешмалар белән килешүләр, сметалар төзи, эш башкаручылар өчен конкурслар үткәрә. Башкарыласы эшләрнең күләме һәм финанс чыгымнары алдан халык белән уртага салып сөйләшенгән.

Республика программалары нигезендә төзелгән социаль объектлар, үзара салым акчасына башкарыла торган эшләр авылның йөзен генә үзгәртеп калмый, кешеләр күңелендә ышаныч та уята. Авылларыбыз алга таба да куанычлы үзгәрешләр, халкы матур уйлар белән яшәсен иде, дип яза газета.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр